Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: Июль аенда ниләр карарга?


Җәйге яллар дәвам итә, кинога гаилә белән яки үзегезгә генә барырга уңайлы вакыт. Азатлык июль аенда иң кызыклы премьераларны барлый. Бу айда күптән көтелгән "Дюнкерк" премьерасы булачак.

Сүзне озакка сузмыйча, күзәтүне июль аенда чыгачак елның иң көтелгән фильмнарның берсе булган, сыйфатлы һәм мәгънәле кино яратучылар тарафыннан зарыгып көтелгән "Дюнкерк"тан башлыйбыз. Фильмны көтү сәбәбе аңлашыла да: легендар режиссер Кристофер Ноланның 2014 елдан фильмнары чыкканы юк әле (ул вакытта Инстерстеллар фильмы шактый популярлык казанды).

Фильм Икенче дөнья сугышы башында Дюнкерк операциясе тарихын тасвирлый. 300 меңнән артык британ һәм француз солдаты диңгез ярында камалышка эләгә. Ярда тозакка эләгеп, аркасы белән диңгезгә, йөзләре белән дошманга эләккән каһарманнар тарихы бу.

Инде әйтелгәнчә, фильм режиссеры - танылган оста Кристофер Нолан. Актерлар төркеменә ул һәм үзеннән аерылгысыз Том Харди белән Киллиан Мерфи, һәм кинода яңа йөзләрне дә туплаган. Мисал өчен: моңа кадәр "One direction" егетләр поп-төркеме солисты Һарри Стайлс. Искитмәле сюжет, видеорәсем, оста актер уеныннан тыш безне Һоливудның иң көчле композиторларының берсе Хэнс Зиммер музыкасы да көтә.

Кемгә карарга: сыйфатлы һәм мәгънәле кино яратучыларга. Каһарманнар, сугыш, тарих темаларын сөючеләргә дә туры килер.

"Үрмәкүч-кеше: өйгә кайту"

Каһарман турында танылган фильмнарның яңа өлеше чыга. Бу юлы үрмәкүч-кеше ролендә - яшь Том Һолланд. Аның "Уч алучылар" фильмында бу рольне башкаруга карап, яңа фильмының стилистикасын аңлап була. Бу, бәлки, элекке урыны белән җитди, урыны белән караңгы фильм түгел, ярым җитди-ярым көлкеле фильм булачак.

Уч алучылар белән тарихи очрашуныннан соң төп герой Питер Паркер өенә кайта һәм Мэй апасы белән тыныч һәм гади тормыш белән яшәргә тырыша. Ләкин Тони Старк аның сәләтле булуын күреп, аның остазы булырга әзер. Жанр классикасы буенча аңа яңа барлыкка килгән явыз көчләргә каршы чыгарга кирәк булачак.

Бу үрмәкүч-кеше турында инде өченче фильм сериясе. Ул Marvel ширкәтенең геройга автор хокукын сатып алудан соң әзерләнә башлаган. Алга таба герой катнашында "Уч алучылар" дәвамын төшерү планлаштырыла.

Кемгә карарга: Marvel фильмнары җанатарларына. Традицион суперкаһарманнар турында филь яратучыларга туры килер.

"Начар мин 3"

Инде июнь азагында күртсәтелә башлаган һәм каникулның кызган чагына туры килгән мультфильм турында әйтми булдыра алмыйбыз. "Начар мин" мультфильмының инде өченче өлеше чыга (моннан тыш аерым чыккан "Миньоннар" мультфильмы да бар), ләкин тамашачы аны һаман ярата.

Күңелле гаилә башлыгы булган Грю үзенең җинаять эшләрен ташлап, тулысы белән җинаятьчеләргә каршы көрәш белән шөгыльләнә. Ләкин бер хата аны эшеннән китәргә мәҗбүр итә. Күпбалалы гаилә тормышы белән "олылар" эшләрен ничек баланста тотарга кирәклеген бу мультфильмны карап белеп була.

Грю һәм аның гаиләсе турында мультфильмның ни өчен шундый популяр булуы аңларга авыр. Моңа сәбәп булып матур һәм самими юмор яки кабатланмас миньоннар була ала. Бәлки, сәбәбе күпбалалы гаиләне оста тасвирлау белән бәйледер, әйтү авыр.

Беренче мультфмильм кешенең үз-үзен тәрбияләү, камилләшү һәм яхшыга үзгәрү турында булса, икенче өлеше мәгънәви яктан шактый артта калды. Яңа мультфильм беренчесе дәрәҗәсенә менә алырмы - монысын белү кызык булыр.

Кемгә карарга: Беренчедән, гаилә белән рәхәтләнеп барырлык мультфильм. Юморы, әлбәттә, бала-чагага гына түгел, олыларга да юнәлгән, шуңарга балалыкны сагынучыларга да кызык булыр.

XS
SM
MD
LG