Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:52

Бу көздә ачылачак Болгар академиясендә Русия мөселман мәгарифе шурасы утырышы үтте. Русия ислам университеты җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин "Болгар академиясендә татар теле кафедрасы ачыйк дигән сүзләр, академиянең концептуаль нигезләрен бераз боза", ди. Азатлык академиянең белем бирү үзенчәлекләрен ачыкларга тырышты.

Болгарда бу көздә ачылачак ислам академиясе бинасында беренче рәсми чара – Русия мөселман мәгарифе шурасы утырышы үтте.

Болгар ислам академиясе тирәсендә вазгыять ара-тирә шактый куерып ала. Ректор кем булачак, анда кемнәр укыячак, кемнәр укытачак кебек сораулар җәмәгатьчелектә күтәрелеп килә. Бинада узган беренче рәсми чарада моңа бераз ачыклык кертелде.

Тарихи Болгар шәһәренең көньягында, "Яңарыш" вакыфы төзегән Ак мәчеттән ерак булмаган урында ак мәрмәр белән капланган биналар комплесы ерактан ук күзгә ташлана. Бинага чит-ят кешене кертмиләр. Ислам мәгарифе шурасы утырышына килгән кайбер мәдрәсә мөдирләре бинада инде кунарга өлгергән. Академия бинасында беренче төн уздыручы дин әһелләре шулар булган.

Бина хәйран зур булып, бер-берсе белән бәйләнгән җиде өлештән тора. Аның төп өлеше зур конференцияләр залы (амфитеатр), китапханә, пыяла түбә астындагы намаз залы һәм уку-кыту бүлмәләреннән гыйбарәт. Калган алты бинада укучылар һәм укытучылар яшәячәк. Шушы купшы һәм затлы бинада аның киләчәге хакында сөйләделәр. Дөресрәге, ул төрле төбәкләрдән килгән мәдрәсә мөдирләренә бинаны тәкдим итү чарасы булды.

Ислам мәгарифе шурасы утырышында Русия төбәкләреннән килгән мәдрәсә мөдирләре генә түгел, Татасртан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә катнашырга тиеш дип әйтелсә дә, аның урынына Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров чыгыш ясады. Мәдрәсә мөдирләре җыенына Мәскәүдән дә зур түрәләр килгән иде. Русия президентының эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин (танылган шагыйрь Равил Фәйзуллинның улы), Русия хөкүмәтенең мәдәният департаменты каршындагы милли мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр бүлеге киңәшчесе Алексей Зенько да булды.

Ислам мәгарифе үсешенә багышланган башка җыеннардан аермалы буларак, бу җыелыш тулаем Болгар академиясенә багышланды.

Академиядә дүрт юнәлештә белем биреләчәк: ислам фикых, гакыйдә, ислам икътисады һәм тәфсир

Әлегә Болгар академиясе ректоры вазифасын Казанның элекке мэры, хәзер Татарстан президенты ярдәмчесе Камил Исхаков башкара. Җыелган халык алдында ул чыгыш ясап, Болгар академиясенең рәсми теркәлү узганлыгын әйтте. Академиядә дүрт юнәлештә белем биреләчәк: ислам фикых, гакыйдә, ислам икътисады һәм тәфсир юнәлешләрендә магистрлар әзерләнәчәк. Уку програмнары әзер, аны белгечләр тикшерә дип белдерде.

Ислам мәгарифе шурасы утырышында Камил Исхаков тагын бер кызыклы яңалык әйтте. Ул да булса, Болгарда голәмә шурасы төзеләчәк. Элек Русиядә голәмә шурасы төзергә тырышулар шактый булды, әмма алар эшләп китә алмады.

Болгар академиясенең бүгенге хәле белән таныштыргач, анда уку-укыту ничек оештырылачагы хакында өч ширкәт вәкиле сөйләде. Монда, укыту өстәле дә үзе бер фабриканы хәтерләтә. Бөтен җире компьютерлаштырылган өстәлне җәмәгатькә дә күрсәттеләр. Соңрак, тагын бер ширкәт вәкиле урамда да дәрес үткәрергә мөмкинлек биргән янә бер өстәлне күрсәтте. Аның эче тулы компьютер булып чыкты. Ягни, булачак магистрлар ак мәрмәрдән туйсалар, Ак пулат хәрабәләре янына барып, шул ноутбукны алып, шунда ук интернеттан сабак ала алалар.

Өченче ширкәт вәкиле исә читтән торып Болгар академиясендә уку хакынды сөйләде. Ансы да компьютер аша һәм махсус санак програмнары нигезендә булып чыкты.

60 тан артык кеше инде быелдан ук гариза язган

Заманча җиһазланган уку йортында укырга теләп 60тан артык кеше инде быелдан ук гариза язган. Шулар арасыннан утызлабын сайлап алырга җыеналар.

Ислам мәгарифе шурасы утырышының җомга намазыннан соң булган икенче өлеше ябык ишекләр артында булды. Әмма, купшылык һәм технологияләр белән шыплап тутырылган бу бинада нинди академия булачак соң? Азатлыкка Русия ислам университеты ректоры, Русия ислам мәгарифе шурасы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин кыскача аңлатма бирде.

– Болгар академиясе бөтенләй яңа типтагы уку йорты булачак. Без биредә магистр һәм докторларны әзерләргә җыенабыз. Уфада, Казанда яки башка шәһәрләрдәге ислам университетларында бакалавр тәмамлаганнар бирегә килеп магистр һәм доктор була алалар. Бу ислам югары белем бирү системының тагы да югары дәрәҗәсе дип әйтер идем.

– Академиянең концепциясе һаман да киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелми бит. Шуңа күрә күп төрле сүзләр йөри.

– Болгар академиясе турында сүз барганда – ул федераль проект. Аны Русия президенты хуплады, шуңа күрә дә инде ул татар проекты түгел. Моны да белергә кирәк. Ул Татарстанда булса да, без Русиянең төрле төбәкләреннән яшьләрне укытырга тиешбез. Безнең Русиядә традицион ислам дине хәнәфи һәм шәфигый мәзһәбләрендә булган. Шуңа күрә дә, Болгар академиясендә татарларны гына укытыйк, башкалар килмәгез дип без әйтә алмыйбыз. Федераль проект буларак, без аны тормышка ашырырга тиешбез. Аны татарларны саклап калучы бер проект дип карау дөрес булмас иде. Әммә, һичшиксез, Хәнәфи мәзһәбе дин өлкәсендә генә түгел, гореф-гадәтләребезне гасырлар буе саклап килгән мәзһәб. Безнең Хәнәфи мәзһәбе традицияләре дию – ул татар телен, гадәтләребезне саклау дигән сүз. Болгар академиясе моңа да хезмәт итәчәк.

– Татар илаһият галимнәре өйрәнеләчәкме?

– Барсы да өйрәнеләчәк. Диссертацияләрнең темалары татарларда, Русия мөселманнарында менә шушы илаһият гыйлемен өйрәнүгә багышланган булачак. Мәрҗани дә, Курсави, Утыз-Имәни һәм башкаларның мираслары бөтенесе дә өйрәнеләчәк. Моңа шикләнергә кирәкми. Биредә инде ни өчен татар теле кафедрасы юк дигән сүз дә яңгырый. Мин тагын бер кабат кабатлап әйтәм, сүз магистр һәм докторлык диссертацияләре турында бара. Һәм шуңа күрә монда, Болгар академиясенә укырга килгән яшьләрнең татар теле инде булырга тиеш.

Монда мин доктор булам дигән кешене, әлиф, дип, би дип, таяк сузып, тактага язып өйрәтү дөрес түгел. Шуңа күрә татар теле ул мәдрәсәләрдә, Русия ислам институтында (мәсәлән без РИУда татар теле кафедрасы ачтык) өйрәнелергә тиеш. Биредә татарча, борынгы чыганакларны укый ала торган яшьләрне җыярга тиешбез. Шуңа күрә, әйдәгез, менә Болгар академиясендә татар теле кафедрасы ачыйк дигән сүзләр, академиянең концептуаль нигезләрен бераз боза. Татар телен юкка чыгару түгел, ә киресенчә, аны магистр, докторлык дәрәҗәсендә куллану турында сүз бара.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG