Accessibility links

җомга, 21 июль 2017, Казан вакыты 19:50

Татарстанда соңгы бер атнада гына да юл казаларында 25 кеше һәлак булды. Шуларның иң күбесе Зәй янындагы юл фаҗигасендә үлде. Автобус казалары ел саен диярлек кабатлана.

2 июльгә каршы төндә Зәй янында булган казада 14 кешенең гомере өзелде, 15е төрле дәрәҗәдә яраланды.

29 июньдә Алабуга-Пермь юлында “Газель” йөртүчесе зур тизлектә каршы якка чыгып “Урал” һәм “Газель” машиналарына бәрелә. Нәтиҗәдә өч кеше һәлак була.

Юл казаларының күбесе җәй айларына туры килә. Азатлыкка элегрәк ЮХИДИ хезмәткәре белдерүенчә, кыш көннәреннән аермалы буларак, җәен йөртүчеләр тизлекне арттыра. Тизлекне арттыру – каза сәбәпләренең иң беренчесе.

2016 елның 23 мартында Яшел Үзән районында 22 яшьлек кыз йөрткән җиңел машина автобус белән бәрелешә. Нәтиҗәдә машина йөртүче кыз һәлак була, автобустагы биш кеше төрле җәрәхәтләр ала. Машина йөртүче кыз барысын да видеога төшереп бара торган була.

Шук ук елның 26 июлендә Татарстанның Теләче районында микроавтобус белән җиңел машина бәрелеше нәтиҗәсендә сигез кеше һәлак булды. Аларның икесе – бала иде. Hyundai җиңел машинасы каршы килүче юлга чыккан һәм Citroen микроавтобусы белән бәрелгән. Hyundai машинасы йөртүчесе элек тә тизлекне арттырган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

2015 елның 21 маенда Казаннан Петербурга балалар илтүче “Мерседес” автобусы Түбән Новгород өлкәсендә юл казасына очрады һәм өч кеше һәлак булды. 11-14 яшьлек балалар каратэ ярышларына юл алган иде. Корбаннар арасында 12 яшьлек кыз бала, шулай ук Татарстанның каратэ федерациясе президенты Искәндәр Шагин бар иде.

Шул ук елның 27 октябрендә Уфада балалар утырткан микроавтобус юл казасына очрады. Фольксваген машинасы килеп бәрелгәннән соң микроавтобус ян ягына ауды. Җиде бала төрле дәрәҗәдә яраланып хастаханәгә озатылды.

Бүген шулай ук Уфада юл казасы нәтиҗәсендә сигез кеше хастаханәгә озатылды. Үзәк урамнарның берсе аша барган вакытта маршрут микроавтобусын йөртүче акча санаган булган һәм алда туктап торган йөк машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә 11 кеше яраланган. Башкортстандагы юл казаларында көн саен диярлек бер-ике кешенең гомере өзелә.

2016 елда Татарстанда юл казаларында 450 кеше һәлак булды, алты меңнән артыгы яраланды. 2015 елда юлда 492 кеше үлгән. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG