Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 22:44

Шәһәрнең Гали Акыш исемендәге лицей-интернатында бары татарча гына белем бирүче сыйныфлар ачыла. Биредә әйтүләренчә, төгәл фәннәрне татарча укытуда, татарча уку әсбаплары белән тәэмин ителүдә әлегә кыенлыклар вә проблемнар күренми.

Әлеге язманы әзерләү барышында шундый сорауны ачыклауны да максат итеп куйган идек. Гомүмән, Татарстандамы, республикадан читтәме бар фәннәрне дә татарча гына укытучы мәктәпләр яисә сыйныфлар бармы, калганмы? Ни өчен дигәндә, Чаллыда дистәдән артык татар гимназиясе, лицее һәм мәктәпләре эшли дип дәрәҗәле җыеннарда, чараларда күрсәтелеп килә.

Рәсми җыелышта күрсәтелгән хисап
Рәсми җыелышта күрсәтелгән хисап

Укытучылар гына түгел, мәктәп мөдирләре, мәгариф бүлекләре, мәгариф идарәләре башлыклары “без татарча укытабыз” дигән җаваплар әйтеп килде безгә. Чаллыдагы шул ук Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә “без татарча укытабыз”, дип белдерелә. Ата-аналар, җәмәгатчелек исә бу гимназиядә укытуның урысча баруын искәртә.

Узган елның 1 сентябрендә Чаллыда 30 санлы мәктәп ачылышына республика президенты белән бергә мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов та килде. Энгель әфәнде шунда “Азатлык” хәбәрчесенең татарча укытуның торышы хакында соравына, “алдагы очрашуларга калдырыйк әле”, дигән иде. Быел июнь аенда министр Энгель Фәттәхов Чаллыга кабат килде, шушы 30нчы санлы мәктәптә, аннан Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә Чаллыдагы милли мәгариф турында берничә кеше катнашында “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә дә катнашты. Анда журналистларны чыгарып җибәрделәр.

Шушы сәфәрләр, сөйләшүләр барышында булса кирәк, Чаллыда татар сыйныфы ачу турында карарга киленгәндер. Менә, нәтиҗә буларак, шәһәрдәге Гали Акыш исемендәге лицей-интернат быелгы уку елына барлык фәннәрне фәкать татарча гына укыта торган сыйныф ачу, сыйныфка балалар туплау турында белдерде.

Бүгенге вазгыятьтә бу зур вакыйга. Чөнки эзләнүләр барышында хәзерге чорда “без бар фәннәрне дә татарча гына укытабыз”, дип ышандырган мәгариф хезмәткәрен, укытучымы ул, мөдирме, күрергә туры килмәде бит. Андыйлар бар икән. Гали Акыш лицей-интернаты мөдире Шамил Закиров Азатлыкка татарча укыту сыйныфын булдыру, туплау, аның киләчәге хакында сөйләде.

"Әйе, без быелгы уку елына бишенче сыйныфта фәкать татарча гына укытыла торган сыйныф ачу максатын куйдык. Без Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатка балаларны бишенче сыйныфка гына кабул итәбез. Быел бишенчегә, гадәттәгечә, берничә сыйныф җыйналыр. Менә шуларның берсен барлык фәннәрне дә татарча укыта алырлык итәргә ниятлибез," ди мөдир.

Математика, геометрия кебек фәннәрне татарча укытучыларыбыз бар

Шамил Закиров әйтүенчә, инде татар телендә сыйфатлы белем бирерлек мөгәллимнәр дә тупланган. Татарча уку әсбаплары юнәлешендә дә эш алып баралар. Шулай да, сораулар туа. Математика, геометрия, физика һәм химия кебек фәннәрне татар телендә укытучыларны көндез шырпы яндырып эзләсәң дә таба алмассың кебек. Ләкин, татарча укытуда лицейның элекке еллардан ук калган тәҗрибәләре бар икән. Искә төшерсәк, моннан 15-20 еллар чамасы элек күпчелек фәннәрне татарча укыткан бу мәктәп төрле күрсәткечләрдән Чаллыда, Татарстанда алдынгылар рәтендә булды.

“Математика, геометрия кебек фәннәрне татарча укытучыларыбыз бар. Менә шул үткән вакытларны искә төшереп, кабат өйрәнеп, системга салабыз. Мондый фәннәрне укытырга укытучыларыбыз әзер. Шунысын да искәртик, әле бишенче сыйныфта алгебра фәне өйрәтелми. Алгебра соңрак керәчәк. Әйткәнемчә, мөгәллимнәребез әзер”, дип ассызыклый Шамил әфәнде.

Гимназиядә Гали Акыш сурәте
Гимназиядә Гали Акыш сурәте

Мәктәп-гимназияләрдә татарча укыту турында сүз чыкса, мөгәллимнәр, мөдирләр булсын, баланы татар сыйныфына бирмәүне ата-анадан, БДИдан күрә. Ә менә шушы татар сыйныфын татар ата-анасы кабул итәрме, баласын җитәкләп бирегә китерерме, дигән сораулар да туа.

Балалар туплауда кыенлыклар булмас, куелган максатка ирешербез

“Без татар сыйныфына балаларны туплау эшен башлап җибәрдек. Җәй бит, эш бераз сүлпәнрәк бара. Гадәттә уку башланырга санаулы көннәр калгач ыгы-зыгы башлана. Гали Акыш мәктәбенең даны бик зур. Балалар туплауда кыенлыклар булмас, куелган максатка ирешербез”, ди мөдир.

Татарстанның Азнакай, Актаныш, Мөслим, Мамадыш, Минзәлә, Сарман һәм башка төбәкләреннән килеп, интернатта торып укыйлар. Ял көннәрендә әти-әниләре янына кайталар. Дәрестән тыш, барлык тәрбия чаралары татарча гына бара. Барлык түгәрәкләр дә ана телендә. Уку өчен бар шартлар тудырылган”, дип белдерде әңгәмәдәшебез.

Рәшит Бәшәр, танылган язучы, шагыйр. Чаллыда татарча гына белем бирә торган сыйныф ачылуга карата аның фикерләрен дә белдек.

Рәшит Бәшәр
Рәшит Бәшәр

“Татарстанда татарча укытабыз, дигән сүзләр күз буяуга гына кайтып кала башлады. Татар теленә ихтыяҗны бетерделәр. Ишетүемчә, Тукай бүләгенә кәгазь-белешмәләр җибәрүчеләрдән дә аның урыс телендә булуын сорый башлаганнар. Инде монда да татар теленә ихтыяҗны бетерделәр.

Балам татарча укыса, надан кала дигән психология керттеләр

Күп мәктәпләрдә, комиссия килгәч, “без татарча укытабыз”, диләр. Үз милләтеңне яратырга кирәк. Балам татарча укыса, надан кала дигән психология керттеләр. Заманында күпме татар татарча укып зур, халыкара дәрәҗәләрдә галимнәр булды. Телгә хөрмәт бетеп бара. Татар мәктәпләре дигәнендә дәрестә татарча шигырьләр сөйлиләр. Коридорга чыккач инде урысча китә” дип борчыла язучы.

Рәшит Бәшәр әйтүенчә, Гали Акыш мәктәбе ана телен үстерү, саклау юнәлешендә бүгенге катлаулы чорда яхшы башлангыч ясый. Район-шәһәрләрдә алар үрнәгенә иярүчеләр булса, оттырмаслар, татар теле алгарышка барыр, диде ул Азатлыкка.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG