Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:13

Сөт җыю бәясе җәен айдан айга төшә барганга авыл халкы "бөләчәкбез" дип нык борчылу белдерә. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан бүлеге сөт җыючыларга, эшкәртүчеләр һәм әзер тауар сатучыларга 30лап кистәү җибәргән.

Зәй районы Түбән Бигеш авылында халыктан сөтне бу көннәрдә литрын 15 сумнан җыялар. Кышын 20 сум булган. Узган җәйдә дә 15 сумнан җыйганнар. Авылда 200 хуҗалык бар, 20се сыерларын көтүгә чыгара. Бу авылда гаилә фермасы тотканнар да бар. Аларның иң зурында 38 сыер асрыйлар.

Мәдинә ханымнар Теләче районы Алан авылында иң күп сыер асраучыларның берсе. Өч баш сыеры бар аларның. "Әгәр сөтнең сатып алу бәясен 15 сумга калдыралар икән – бу авыл халкын бөлдерәчәк. Сыер тотуның бернинди файдасы да булмаячак. Бу ай өчен литрына күпме түләячәкләрен әйтмәделәр әле", ди ул.

Хәзер алар өч сыердан көненә 50-60 литр сөт тапшыра. Соңгы хәбәрне дә ишеткәннәр: сөт җыючы "бу айда литрына 17 сум гына туләячәкләр" дип әйткән. Узган айда аларга литры өчен 18 сум түләгән булганнар. Кышын Алан халкыннан сөтне кайбер айларда 20 сумнан, кайберендә 22дән җыйганнар.

Кукмара районының Вахит авылында бүген сөтне 18 сумнан җыялар. Кышын 23 сумга кадәр күтәрелгән булган. Авылда 64 хуҗалыкның кырыклабы сыерларын көтүгә чыгара. Һәр йортта бер-ике сыер тоталар, өчәрне асраучылар да бар.

Казан кибетләрендә сөтнең литрын 35 сумнан да, 60-70тән дә сатып алырга була. Башкала кибетләренең берсендә эшләүче ханым сүзләренчә, "Вамин" ширкәте сөтләре иң арзаны, чөнки алар порошоктан ясый һәм шуңа 35 сум тора.

Күрше республикаларда вазгыять башкачарак. Үрнәк булырдайлар да, хәлләре начарлар да юк түгел. Чуашстанның Козловка районында сөтнең литрын 22-24 сумнан җыялар, узган ел 19-20 сум булган. Бу хакта Азатлыкка әлеге районда яшәүчеләр белдерде.

Башкорстатанның Бүздәк районында да халык сөт җыю бәясеннән канәгать түгел. Таулар авылында яшәүче Дамир һәм Илнур Нургалиевлар ун ел инде халыктан сөт җыя. Алар дистәдән артык авылга хезмәт күрсәтә.

"Шунысы күңелне кыра: комбинат сөтне соңгы елларда очсызга ала. Кышкы айларда сөтнең бер литрын 15-16 сумнан алсалар, җәен 12 сумга төшерделәр", ди алар.

Сыер асраудан файда юк

Оренбур өлкәсе Яңа Муса авылында яшәүче Гөлсинә Теркулова: "Хәзер литрын 13-14 сумнан җыялар, кышын 16 сум иде. Сөтне чиләге белән чыгарып куябыз, алып китәләр, акчасын хисапка күчерәләр. Сыерны асраудан бик файда юк, шул асрыйсы килгәнгә генә тотабыз", диде Азатлыкка.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстандагы федераль монополиягә каршы хезмәтенә сөт бәясен 15 сумга калдыруны шикаять иткәнлеге 5 июль билгеле булды. Шикаятьне министр Марат Әхмәтов 2017 елның май аенда ук юллаган булган.

Монополиягә каршы хезмәт сүзчесе Оксана Ефимова Азатлыкка: "Халыктан җыю бәясен төшерүгә сөт җитештереп сатучы агрофирмалар да, халыктан сөт җыючылар, сөттән тауар җитештерүчеләр һәм сөт саткан сәүдә урыннары да гаепле", дип белдерде.

"Хәзер монополиягә каршы хезмәт сөт җыеп сатучылар, эшкәртүчеләр һәм әзер тауар сатучыларга 30лап кисәтү җибәрде. Анда бәя төшерүнең икътисади яктан дәлилләнмәгәне күрсәтелде", дип белдерде монопологиягә каршы хезмәт.

Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев (с), Кытай авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.
Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев (с), Кытай авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан үзен авыл хуҗалыгы алга киткән, фермерлар яхшы көн иткән төбәк буларак танытырга тырыша. 5 июль Татарстанда "Русиякүләм кыр көне - 2017" агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Бу күргәзмәне карарга Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, хәтта Кытай авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу да килде.

Халыктан җыя торган сөт бәясе төшә икән дигәнне ишеткәннәр, бу хәл сыер тотучыларга гына түгел, ә авыл хуҗалыгы тармагының бер өлеше булган мөгезле эре терлек асрауга китереп сугачак дигән фикердә.

Алан авылында яшәүче Мәдинә ханым: "Президент та кышын сөтнең литрын 20 сумнан төшермәскә кирәк дип ышандырды. Кемгә ышанырга да белгән юк инде хәзер", ди.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG