АКШның Сан-Франциско шәһәрендә 8 июль Сабантуй узды. Бәйрәмдә Казаннан килгән артистлар чыгыш ясады. Сабантуйга Казаннан танылган аш-су остасы Резедә Хөсәенова, җырчы Айгөл Хәйри, баянчы Наил Сәгъдиев һәм гитарачы Салават Табаев килде.
Сан-Франциско Сабантуе мизгелләре
1
Танылган аш-су остасы Резедә Хөсәенова (с), баянчы Наил Сәгъдиев, җырчы Айгөл Хәйри һәм гитарачы Салават Табаев
2
Баянчы Наил Сәгъдиев һәм гитарачы Салават Табаев чыгышы
3
Җырчы Айгөл Хәйри Сабантуйда Татарстан президенты сәламен җиткерде
4
Сабантуй бизәкләренең берсе - яулык кигән үрдәк
5
Сан-Франциско Сабантуенда Казан артистлары чыгышы
6
АКШ һәм Татарстан әләмнәре эленгән Сабантуй чатыры
7
Сан-Франциско Сабантуена 400 пәрәмәч пешерелде
8
АКШ һәм Татарстан әләмнәре эленгән Сабантуй чатыры
9
Сан-Франциско Сабантуен милли киемле егет белән кыз рәсеме бизи
10
Танылган аш-су остасы, "Тәмле булсын" тапшыруларын алып баручы Резеда Хөсәенова Сабантуйга пылау пешерде.
11
Сан-Франциско Сабантуенда күмәк фотога төшү мизгеле