Accessibility links

җомга, 21 июль 2017, Казан вакыты 19:43

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Бельгиядә никаб киюне тыю карарын кануни дип таныды.

Мәхкәмә карарында белдерелгәнчә, әлеге тыю демократик җәмгыятьтә мөһим булган социаль килешүгә, "башка кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауга" юнәлтелгән.

Страсбург мәхкәмәсенә шикаятьне ике мөселман кызы - Бельгия һәм Марокко ватандашлары биргән иде. Алар сайлау иреге булырга тиеш дип саный.

Канун бозучыларга штраф һәм өч елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралаган.

Европада никабны беренчеләрдән булып тыйган ил Франция булды. Анда мөслимәләрнед бу киеме 2011 елда тыелды.

Яулык ябу мәсьәләсе Русиядә дә әледән әле күтәрелеп тора. Күптән түгел Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә укытучыларга үз хокукларын мәхкәмәдә якларга туры килде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG