Accessibility links

пәнҗешәмбе, 27 июль 2017, Казан вакыты 03:32

Мәскәү хәрби мәхкәмәсендә прокуратура "Север" чечен батальонының элекке офицеры Заур Дадаевка гомерлек төрмә җәзасы бирүне сорады. Дадаев оппозицион сәясәтче Борис Немцовны үтерүдә гаепләнә.

Прокуратура бу эш нигезендә башка хөкем ителүчеләрне 17 елдан 23 елга кадәр иректән мәхрүм итүне сорады, дип яза "Интерфакс". Моннан тыш, прокурор һәрберсенә 200шәр мең сум штраф салуны да таләп итә. Гаепләнүчеләрнең адвокатлары исә аларны аклауны сорый. Дадаевның яклаучысы җәмәгать утырышчылары (присяжныйлар) коллегиясен таратып, процессны яңадан башларга тәкъдим итә.

22 июньдә җәмәгать утырышчылары Дадаевны һәм аның ярдәмчеләре - Анзор һәм Шадид Губашевлар, Тамерлан Эксерханов һәм Хәмзәт Бахаевны Русия оппозициясе җитәкчесе Борис Немцовны үтерүдә гаепле дип таныды.

Немцов гаиләсе тикшерү нәтиҗәләре белән килешми һәм үтерүгә Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның да катнашы бар, дип белдерә. Алар җинаятьне оештыручы дип "Север" батальонының элекке башлык урынбасары Руслан Гермеевны атый. Ләкин аннан бер тапкыр да сорау булмады.

Оппозициядәге сәясәтче Борис Немцов 2015 елның февраль ахырында Мәскәү Кремле янындагы күпердә атып үтерелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG