Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 14:49

АКШ президенты Трампны Мәскәү белән бәйләүче кешеләрнең берсе элек Русиянең яшерен ГРУ хезмәтенә бәйле булуда шикләнелгән, хәзер исә Америкада лоббист сыйфатында эшләгән Ринат Әхмәтшин булуы ачыкланды.

Трампның һәм аның гаилә әгъзаларының Русия рәсмиләре белән бәйләнешләре тирәсендәге гаугада яңадан-яңа детальләр ачыла тора. Анда инде "татар эзе" дә күренә башлады. АКШның NBC телевидениесе белдерүенчә, 2016 елның июнендә Трампның өлкән улы һәм аның сайлау кампаниясендәге кайбер рәсмиләр белән очрашуга Русия адвокаты Наталия Весельницкая үзе генә түгел, ә элекке совет күзләү офицеры белән килгән.

АКШ президентының өлкән улы Дональд Трамп
АКШ президентының өлкән улы Дональд Трамп

NBC президентның өлкән улы Дональд Трамп (алга таба кече Трамп), кияве Джаред Кушнер һәм сайлау штабы башлыгы Пол Манафорт белән очрашуга Русия адвокаты белән килгән ул кешенең исеме әйтелмәде. Ул бары “Русиядә туган, советларның хәрби күзләү хезмәтендә эшләгән, АКШка күченгән, ике ватандашлыкка ия лоббист”, дип кенә аталды.

Соңрак аның исеме 1967 елда туган Ринат Әхмәтшин булуы ачыкланды. 90нчы елларда американ башкаласы Вашингтонда яшәгән татарларның кайберләре бу исемне әле хәтерли - андый кеше чыннан да җирле татар мәхәлләсе кешеләре белән аралашкан, әмма соңрак сәяси лоббизм эшләренә уңышлы гына кереп китеп, татарлардан инде читләшкән, чын мәгънәсендә "йомышлы" (служилый) татар булып киткән. 2009 елда Әхмәтшин американ ватандашлыгын ала, әмма Русиянекен дә саклап кала.

Соңгы елларда Ринат Әхмәтшин АКШ башкаласында акчага ялланып төрле сәяси, бизнес төркемнәрнең, дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуда, кирәкле кешеләр белән таныштыру, килештерү, җайлау эшләрендә инде шактый танылган кешегә әйләнә.

Financial Times язуынча, Русия адвокаты Веселицкая да 2016 ел урталарында Ринат Әхмәтшинны үзенә кирәкле эшләргә яллаган булган.

Кече Трамп Русия адвокаты белән очрашу турында аңлатмасында Әхмәтшинне телгә алмаса да, лоббист татар үзе Associated Press соравына җавап биреп, шул очрашуда үзенең дә булуын раслаган. Әхмәтшин бу уңайдан, кече Трамп белән белән очрашу “төпле булмады” һәм “җитдиерәк сөйләшү көткән идем”, дип белдергән.

Американ матбугатында шулай ук Ринат Әхмәтшиннең быел апрельдә, Германия башкаласы Берлиндә, Русия мәнфәгатьләрен нык кайгырткан американ конгрессмены Дана Рорабакер белән очрашып алуы хакында язылды. Рорабакерның үз сүзләренә караганда, алар анда Кырымны басып алу сәбәпле Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне бетерү, Мәскәүнең американнарга урыс балаларын асрауга алуны тыюы мәсьәләсен тикшергәннәр.

Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков Associated Pressка Ринат Әхмәтшин турында берни дә белмәвен әйткән.

Элегрәк, ике-өч ел элек, аның исеме матбугатта Конгресс кабул иткән Магнитский актын гамәлдән чыгару максатында җайлау-майлау эшчәнлегенә бәйле рәвештә күренгән иде. Аның бу эшне Весельницкая һәм Fusion GPS дигән бер лоббизм ширкәте белән бергәләп эшләве турында да яздылар.

АКШның Politico газеты язуынча, Магницкий акты каралганда Конгресста Русия ягыннан тәэсир итү тырышлыгының аеруча көчле булуы теркәлә, чөнки ул “коррупция һәм кеше хокукларын бозу өчен җаваплы чит ил (Русия) хакимият вәкилләренең финансларын туңдыру һәм аларга виза бирмәү”не күздә тота. Русия хакимияте өчен Магнитский актын гамәлдән чыгару АКШтагы төп максатларның берсенә әверелә.

Әхмәтшин - Русия хәрби күзләү оешмасының (ГРУ) элекке хезмәткәре. Хәзер ул Вашингтонда төпләнеп лоббизм эшчәнлеге алып бара

Русия түрәләренең зур күләмдә коррупция эшендә катнашуын фаш итүеннән соң кулга алынган һәм тикшерү изоляторында үлгән Сергей Магнитский Hermitage инвестицияләр вакыфы юристы иде. Hermitageның соңрак Ринат Әхмәтшин турында АКШ юстиция министрлыгына тапшырган документларында болай дип язылган: “Әхмәтшин - Русия хәрби күзләү оешмасының (ГРУ) элекке хезмәткәре. Хәзер ул Вашингтонда төпләнеп лоббизм эшчәнлеге алып бара”.

2015 елда Courthouse News язуынча, Ринат Әхмәтшин бер юридик ширкәт белән берлектә Халыкара минераль ресурслар ширкәтенең компьютерларына хакерлар ярдәмендә үтеп керү эшендә дә катнашкан. Нью-Йоркта теркәлгән, казылма байлыклар чыгару белән шөгыльләнүче бу ширкәтнең компьютерларына үтеп керү өчен Әхмәтшинне икенче бер көндәш ширкәт, ЕвроХим-Волга-Калий яллаган.

2000 еллар башында Әхмәтшиннең Вашингтонда Казакъстан оппозициясен вәкиллек итүе, бу уңайдан аның хәтта Нурсолтан Назарбаев режимы белән каршылыка керүе дә мәгълүм. Соңгы елларда исә ул урыс дәүләте мәнфәгатьләрен яклауга авыша, һәм аның бу эше хәзер Әхмәтшинне президент Трамп тирәсендәге Русия бәйләнешләре гаугасының нәкъ үзәгенә менгезеп куя.

* * * *

"Йомышлы татарлар" дип башта Русия дәүләтендә XIV–XVIII гасырларда вакытлыча гаскәри хезмәткә ялланган татарларны атаганнар. Чыгышы белән әүвәл Алтын Урдадан, ул җимерелгәннән соң, Казан, Касыйм һәм Кырым ханлыгыннан, Нугай Урдасыннан булганнар. Йомышлы татарлар Мәскәү кенәзләренә, соңрак патшаларына хезмәт иткән һәм тугъры хезмәтләре өчен җир кишәрлекләре, биләмәләр белән бүләкләнгән. Алга таба күпчелеге нигездә чукынган, урыс исемнәре алган. Соңрак "йомышлы татар" исеме белән татар мәнфәгатьләрен онытып, милли аңыннан, татарлыгыннан ваз кичкән һәм урыс (совет) дәүләтенә генә хезмәт иткән татарларны атый башладылар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG