Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 02:27

Татарстан хакимияте Сабантуйны ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертергә тырыша, кунакларга аны быел да күрсәттеләр. Гадәттәгечә, бөтен игътибар түрәләргә булды, эсседә кунакларны көтеп әлсерәгән балаларның һуштан егылуы пәрдә артында калды. Азатлык милли бәйрәмнең үзенчәлеген һәм телевидениедән күрсәтелмәгән якларын да барлады.

Ике атна элек Казан кирмәне кушуы белән Татарстанның күпчелек район-авылларында узган Сабантуй мәйданнарында яңгыр коеп яуган иде. 15 июльгә билгеләнгән Казан бәйрәмендә исә башкала кешеләренә һәм кунакларга бәхет елмайды. Һава җылы гына түгел, эссе булды.

Быел да Казан Сабантуе бер генә мәйданда – Тынычлык бистәсе каенлыгында узды. Казанның һәрбер районы үз Сабантуен уздырган чаклар инде онытылды, хәзер бөтен шәһәр шул бердәнбер мәйданга агыла.

Азатлык хәбәрчеләре җәмәгать транспортының ничек йөрүен дә тикшерде. Казан мэриясе порталында махсус автобуслар саны 65кә җитә диелгән. Алар бер-бер артлы килә торды, һәрберсе тулы, тоткарлану юк, әмма юлда җиңел машиналар тыгыны барлыкка килде.

Казан Сабантуенда исерткечләр сатмау кагыйдәсе инде берничә ел элек кертелгән иде. Шуңа да, автобусларда алдан "әзерләнгән", салмыш кешеләр дә күренде.

Кунаклар да, рәсмиләр дә иртәнге 10да килеп җитте. Путиннан аермалы буларак, Татарстан президенты төгәллекне ярата.

Сабантуйда иң кадерле кешеләр
Сабантуйда иң кадерле кешеләр

Милли бәйрәмнәрдә төрледән-төрле түбәтәйләре белән балкырга яраткан Миңнеханов бу юлы яланбаш иде. Аның белән килгән төркемдә республика авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән Русия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин гына түбәтәйдән. Казан башлыгы Илсур Метшинның да аерылып торасы килмәгән, күрәсең. Татарның төп милли бәйрәмендә бу юлы ул да европача гына йөрергә карар иткән.

Кунакларның көен көйләделәр, ә гади халыкның борын төбендә ишекләр ябылды

Казан кунаклар ярата. Алар бу юлы да шактый иде. Чөнки быелгы милли бәйрәмне дә зур спорт чарасына кушып уздырдылар. Җомга көнне бөтен дөнья спорт министрлары конференциясе вәкилләре, ЮНЕСКО белгечләре форумда фикер алышуда катнашкан булса, шимбә көнне Сабантуй мәйданында кунак булды.

Татарстан районнары корган авыл ихаталары, тамашалары, спорт ярышлары йөзгә кызыллык китерерлек булмады, анысы. Ләкин кунакларның көен көйләп, үзебезнекеләрне оныту, гади халыкның борын төбендә генә ишекләрне ябу очраклары да булды.

Берничә көн алдан корылмалар төзеп, Казанда кунып яткан авыл эшчәннәре президент, бәлки, безнең ихатага керер дип тырышып эшләгән.

Зур түрәләр килмичә бәйрәм бәйрәм булмады, бер кешене дә ихаталарга кертмәделәр, халыкка бусы ярамый, ансы рөхсәт ителми дип кырт кистеләр. Ә Сабантуй бит, барыннан да бигрәк, гади халык бәйрәме. Дөньядагы башка халыкларның ничек яшәвен күргән ЮНЕСКО вәкилләренә дә ул кайбер ябык илләрдәге "показушный", рәсми тусовка форматында түгел, халыкчан, ихлас булганда гына кызык.

Хәер, халык бик күндәм бездә. Бу ишегалдына керми торыгыз, хәзер кунаклар килә диюгә кире борыла, үпкәләми. Бездә бит оештыручылар халыкның түгел, җитәкчеләрнең күңелен күрә. Инде гадәткә кергән, күпләр шулай тиеш дип уйлый.

Буа ихатасындагы көрәшчеләр
Буа ихатасындагы көрәшчеләр

Ә ишегалларында президентка күрсәтеләсе уеннар әлегә "ярты аяк"ка гына уйнала. Әйтик, Буа районы ишегалдында ике үсмер татарча көрәшә. Сөлге белән билләрен алышканнар да, келәмдә салмак кына әйләнәләр. Чит ил кунаклары моны күзәтеп торса, татарның милли биюе дип уйлар иде. Бәлки әле, Буа егетләренең шушы "биюе" аркасында Сабантуй ЮНЕСКО исемлегенә дә кереп китәр иде. Озак кына "көрәшеп" арулары, эсселектән тилмерүләре йөзләренә чыккан. Ниһаять, мөхтәрәм кунаклар керә һәм "биючеләрнең" берсе бар көчен җыеп икенчесен җәһәт кенә чөеп ыргыта. Җиңгәне дә, җиңелгәне дә ихлас шатлана. Котылдылар. Чөнки челлә, утыз градус тирәсе эсселек.

Яхшы бәйрәм арзан була алмый

Икътисади кризис булса да, татар сынатмый. Районнар быел ихаталарны оештырганда финанс ягының авыррак булуын таный, әмма саннар аталмый. Яшел Үзән районы мәдәният бүлеге җитәкчесе бюджет турында сорауны хәтта "провокация" дип атады, алай да "яхшы бәйрәм арзан була алмый" дип җавап бирде. Арчалар быел бәйрәмгә акчаны бераз кыскан. Ихата былтыргы бит дип аңлаттылар.

Ихаталар гына түгел, тамашаның башка декорацияләре дә элекке. Май аенда гына Париж мерына татар милли биюендә тәкъдим ителгән кызыл пластик чиләкләр дә, чын Сабантуйда беркайчан да булмаган, соңгы елларда Русиядә кеше җыелган урыннарда куела башлаган тимер рәшәткәләргә ишарәләүче агач киртәләрне дә күрсәттеләр ЮНЕСКО вәкилләренә. Мондый чиләкне мәдәни мирас итеп терки алган берәр халык бармы икән?

Һәрбер ихата тирәсендә яшеллек. Йорт тирәли агачларга кадәр утыртып чыкканнар. Норлатның чүлмәккә утыртылган чыршы-нарат ботаклары эсселектән сыгылып төшүен беренче булып шәйләп алган авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов су сибәргә кирәк дип искәрткәннән соң басу-кырлардагы хәлләрне сөйләп китте.

Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

"Күтәренке кәеф белән килдем, чөнки быел җир, ниһаять, дымга туенды. Соңгы елларда корылыктан интектек бит. Аллага шөкер, табигать яңгырлары белән кинәндерде. Чәчүлекләрнең торышы канәгатьләнерлек. Матур уңышка өметләнәбез. Терлек азыгы әзерләргә дә нинди матур көннәр бирде. Кәефебез бик әйбәт. Татарстан халкының да кәефе әйбәт булсын иде", дип өметле сөйләде министр.

Татарча җырлар, милли уеннар күп, тик язулар күбесенчә русча

Рөстәм Миңнеханов һәр ихатада диярлек булды. Кукмара ихатасында чәкчәктән авыз итсә, Яшел Үзәннекендә тимер акча сукты, Балык Бистәсе ихатасында кармакка ясалма балык эләктерде.

Яшел Үзән ихатасы ЮНЕСКО баш мөдире урынбасары Нада әл-Нашифка иң ошаганы булгандыр, мөгаен. Аңа Зөя утрау шәһәрчеге сурәтен бүләк иттеләр. Дөрес, Буа, Биектау, Теләче, Лаеш, Норлат, Кайбыч районнары ихаталарында да кунакларның күңелен күрергә тырыштылар. Монда чит ил кунаклары төрле ярышларда катнашты, ишекләргә сакчылар басканчы үтеп керергә өлгергән "аборигеннар" белән фотога да төштеләр. Бу ихаталарда быел татарча җырлар, милли уеннар күбрәк булды, әмма язулар күбесенчә русча гына иде.

Кукмара районында ике телне дә тигез күрсәләр, Норлат, Лаеш атамалары урысча гына язылган. Күршеләре Биектау исә милли бәйрәмдә, җирле халыкка да хөрмәт күрсәтеп, татарча язган. Яшел Үзән дә татарлашырга тырыша, ләкин татар хәрефләрен таба алмаганнар, күрәсең, "Яшел Узән" килеп чыккан.

Татар милли бәйрәмен ЮНЕСКОга тәкъдим иткән Илсур Метшин русча гына сөйли алды

Оештыручылар төп тамашаны рәсмиләр йорттан йортка йөреп трибунага килеп утыргач башлады. Мәйдан Миңнехановның Сабантуйны ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен көрәшәбез дигән сүзен дәррәү күтәреп алды. Президент, сәхнәгә килеп җиткәнче җырлый-җырлый тавышлар бетте, дип шаяртып та алды. Ул татарча да, русча да сиптерде. Ә менә татар милли бәйрәмен ЮНЕСКОга тәкъдим иткән Казан мэры Илсур Метшин татарчаны әле һаман да кирәксенми.

"Быел республикабызда үзгәрешләр бик зур һәм бу үзгәрешләргә һәммәгезнең өлеше кергән", дип Миңнеханов Зөя уртау-шәһәрчегендәге Успение чиркәвенең ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен искә алды һәм "киләсе адым – Сабантуйны матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен эш башлау, бу безнең хәлебездән килә", дип игълан итте.

Нада әл-Нашиф, сулдан икенче
Нада әл-Нашиф, сулдан икенче

Нада әл-Нашиф исә ЮНЕСКО сезнең катнашыгыздагы башка вакыйгаларны да түземсезлек белән көтә дип Миңнеханов сүзләрен куәтләп куйды. БМОның СПИДка каршы көрәш җәмгыяте исеменнән килгән Винай Патрик Салдана да тәэсирләнгән булып чыкты.

"Сабан туенда беренче тапкыр катнашам. Халык бай мәдәнияте белән горурлана да, ихлас сөенә дә белә икән. Үземнең нәселем Һиндстаннан, әмма Канадада туганмын. Милләтем белән дөнья кешесе дип әйтсәгез була. Күп сәяхәт итәм һәм Сабантуй дөньядагы теләсә кайсы милли бәйрәм белән тиңләшә ала", диде ул.

Кайберәүләр “показуха”га төкереп мәйданнан чыгып китте

Бәйрәмдә җетелек күп булды. Бигрәк тә ачылыш тантанасында. Анда балалар бию ансамбльләрен дә шактый күп җыеп китергәннәр. Азатлык хәбәрчесенә бәйрәм барышын күзәтүне ташлап торырга, эссе суккан балаларның берсенә ярдәм күрсәтергә туры килде. Хәер, пролог өлеше беткәнче тагын берничә бала чыгыш вакытында да ауды. Ләкин оештыручылар затлы кунакларны мондый күренешләрдән саклап калды. Шәйләүчеләр "показуха" дип төкереп мәйданнан чыгып китте.

Халыкка белгечләр күзлеге кирәкми, аның үз карашы. Казакъстанның Актүбә каласыннан бәйрәмгә кайткан Салиха Садыйкова, мәсәлән, бу Сабантуйны бик купшы, бәйрәмнән бигрәк, концертка әйләнгән чара дип бәяләде.

Сабантуй тәмамлануга таба халык кире кайту юлын кайгырта башлады. Кайтканда инде автобусларга халыкны килгәндәге кебек бөтен районнарга да таратырга кушылмавы ачыкланды, берничә тукталыш кына билгеләнгән иде. Шактый арыган өлкән яшьтәгеләр Сабантуйга ник килдем дип уфтанды, юлда элекке елларда Казанның һәр районында оештырылган бәйрәмнәрне сагынып искә алды. Сабантуйны башкаланың һәр районында үткәрү кирәклеген соңгы вакытта кайбер депутатлар да әйтә башлады анысы. Республика хөкүмәте идарәсенең Татарстан халыклары мәдәният, спорт һәм телләр үсеше идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина милли бәйрәмне һәр җирлек үткәрә ала, моңа бернинди киртә юк, диде.

"Сабантуй дөнья күләмендә әһәмиятле бәйрәм. Чил илләрдә дә шактый узды. Ул гомер буе халыкның иң яраткан бәйрәме булды. Аның ЮНЕСКОның матди булмаган байлыклар исемлегенә керүе бик мөмкин. Бүтән бәйрәмнәр арасында иң сакланып калганы – Сабантуй. Миңа калса, ул асылын югалтмады, тагын да баеды гына. Сабантуй бөтен төбәкләрдә, Казан каласының бөтен районнарында узса, күңелле. Моңа халыкның теләге булу кирәк. Ә инде каенлыкта аның иң матур, иң бай мизгеле", диде Нигъмәтуллина.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG