Accessibility links

Питрау бәйрәменә 60 меңләп кеше җыелды


14 июль Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең 18нче Питрау бәйрәме үтте. Анда 60 меңләп кеше катнашты. Халык артисты Георгий Ибушев Азатлык хәбәрчесенә, зәгыйфь ансамбльләр, төссез костюмнар белән башланган керәшен бәйрәме бөтен халык бәйрәменә әйләнде, диде. Татарстанның Керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоров кына бәйрәмгә җыелган халыкка дөньяда сәяси хәлләрнең катлауланып китүе турында нотык сөйләп күңелләренә бераз шом салды.

XS
SM
MD
LG