Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мәктәпләрне берләштерү татар файдасынамы?


Казандагы мәктәпләрнең берсендә. 1 сентябрь 2016
Казандагы мәктәпләрнең берсендә. 1 сентябрь 2016

Казандагы 13 мәктәп, 27 балалар бакчасы 7 белем бирү үзәгенә берләшә. Түрәләр бу хәлне оптимизация түгел дип ышандыра, ә мәгариф белгечләре киресен дәлилли. Азатлык берләштерүнең татарлыкка нинди зыян салу мөмкинлеген тикшерде.

Мәктәп укучылары җәйге каникулда күңел ачканда, ата-аналар дәрес хәзерләтүдән ял иткән арада Казан түрәләре шыпырт кына башкаланың мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр ясап ята. Яңа уку елы башланганчы 13 мәктәпне, 27 балалар бакчасын үз эченә алачак җиде яңа белем бирү үзәге оештырыла.

Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белем бирү үзәкләре ике мәктәп яисә ике балалар бакчасын берләштереп ясала, бу рәвешле эшләү балаларга икенче сменада укырга туры килмәячәк, өлкән сыйныф укучыларына профильләргә бүленеп белем алырга да мөмкинлек бирәчәк дип аңлата.

Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

"Бу оптимальләштерү түгел, акча җитмәү аркасында да эшләнми, ә нәкъ менә шәһәр мәгариф системында яңа идарә моделе тудыру, белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның барысына да тигез мөмкинлекләр тудыру максатыннан эшләнә", ди Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрне кушканда биналарның бер-берсенә якын булуы исәпкә алына. Балалар саны күп булган мәктәпләр кечкенәрәк уку йортларын үз эченә "йотачак".

Казан мэриясенең порталындагы мәгълүматларга караганда, башкаладагы 5нче гимназияне 134нче мәктәп белән берләштерәләр, 75нче гимназия 133 нче мәктәп белән, 83нче лицей 95нче мәктәп белән, 8нче гимназия 79нчы мәктәп белән, 101нче мәктәп 166 нчы мәктәп белән, 22нче мәктәп 58 нче мәктәп белән кушылачак. Моннан тыш, 100нче мәктәп үз эченә 176нчы балалар бакчасын да алачак. Мэрия сайтында бакчалар исемлеге дә тәкъдим ителә.

Түрәләр һәр мәктәптәге рус һәм татар сыйныфлары сакланып калачак дип ышандыра.

Ата-аналар өчен җавап бирә алмыйм

Азатлык берләшүгә эләккән мәктәпләрне, балалар бакчаларын барлады. Мәсәлән, исемлектәге 134нче мәктәп татар-рус белем бирү йорты булып санала. Балалар бакчаларына килгәндә, Казанның Авиатөзелеш районының 366нчы, Вахитов районының 45нче, Киров районының 178нче, 147нче санлы һәм Совет районының 171нче балалар бакчасы татар бакчасы дип күрсәтелгән.

Татар компонентлы мәктәпләрне, татар балалар бакчаларын рус белем һәм тәрбия бирү оешмалары белән кушсалар, милли компонент юкка чыкмасмы?

Азатлыкка 134нче мәктәп мөдире Нәзирә Мусина: "Безне 5нче татар гимназиясенә кушалар, шуңа күрә татар компоненты юкка чыкмаячак", дип аңлатты. Татар мәктәбенә кушсалар да, рус ата-аналар ризасызлык белдермәсме, дигән сорауга ул: "Ата-аналар өчен җавап бирә алмыйм" дип сүзне кыска тотты.

Ә чынлыкта 5нче гимназия исә рус гимназиясе булып санала. Берләшү шома гына бармый. 5 нче гимназиянең ВКонтакте челтәрендәге төркемендә берләшүгә каршы язмалар күренә башлады.

ВКонтактеда Казанның 5нче гимназия битендәге язу
ВКонтактеда Казанның 5нче гимназия битендәге язу

"Шаяртасызмы әллә? Безнең мәктәптә болай да урын чикле, балалар өчен урын көчкә җитә, ә монда бөтен бер мәктәпне китереп кушалар! Бу – саташу", дип язалар төркем администраторлары.

Авиатөзелеш районында урнашкан 366нчы татар балалар бакчасы мөдире Эльмира Зәйдуллина кушуга карата оптимистик карашта. Азатлыкка ул: "Мәктәпләр татар булмаса да, анда татар сыйныфлары бар бит", дип белдерде.

"Без ике телдә – татарча һәм русча – саф камил сөйләшә торган балаларны чыгарырга тиеш булачакбыз. Татар теленә күбрәк басым ясыйбыз. Балалар ике телдә дә камил сөйләшергә тиеш була. Татар сыйныфларына әзерлиячәкбез. Мәктәп белән кушмыйлар, ике балалар бакчасы берләшеп, алар бергә эшләячәк. Без яшәгән бүлгедә 14нче гимназия эшли, шул гимназиянең татар сыйныфларына керерләр", дип аңлатты Эльмира ханым.

Безне рус бакчасына кушалар

Сара Садыйкова урамында урнашкан 66нчы санлы балалар бакчасы мөдире Айгөл Фарухшина исә бакчаны мәктәп белән берләштермәячәкләр дип ышандыра. "Ике балалар бакчасы берләшәчәк, ул мәгариф үзәге дип аталачак. Безнең бер генә татар төркеме бар, ул сакланачак. Безне рус бакчасына кушалар", диде ул.

Мэрия сайтындагы мәгълүматка күрә, 45нче татар бакчасын 15нче рус бакчасына кушачаклар. Тагын өч татар бакчасын да шундый үк хәл көтә. Ә 171нче татар бакчасын сөйләм кыенлыклары булган балалар йөри торган 38нче бакча белән кушарга җыеналар.

Рус бакчасына кушылган татар бакчалары исемнәрен дә югалтачак. Аларның статуслары да рус бакчасындагы татар төркемнәре булып кына калачак. Моның шулай булачагын Азатлыкка Вахитов районының 15нче балалар бакчасында расладылар.

"Безгә 45нче бакчаны кушканнан соң ике бина калачак, ләкин алар бер сан астында һәм бер мөдир җитәкчелегендә эшләячәк. Бу 15нче рус балалар бакчасы була. Ләкин татар төркемнәре бездә барыбер калачак", диде хезмәткәр.

Татар төркемнәрендә бер генә рус баласы булса да, тәрбиячеләр русчага күчә

Татар бакчасынан рус бакчасындагы татар төркемнәре генә булып калу язмышы ата-аналарны да борчуга салган.

Азатлыкка биш яшьлек Кәримнең әнисе Люция: "Без улыбыз өчен махсус татар балалар бакчасы эзләдек. Рус бакчасында татар төркеме – ул бер әйбер, ә бакча татарныкы булып, анда бөтен тәрбия эшләре татарча барса, бөтенләй икенче әйбер. Бу бит мохит та, тәрбиячеләр дә икенче, бәйрәмнәр дә бүтән дигән сүз. Татар төркемнәрендә хәзер ялгыш бер генә рус баласы кереп эләксә дә, тәрбиячеләр русчага күчә. Ә татар бакчаларында әле бу әйбердә ныграк торалар – тәрбиячеләр барлык балалар белән дә татар телендә аралаша", дип сөйләде ул.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин түрәләрнең әлеге реформасын оптимальләштерү дип атый. Бу җитәкчеләрне кыскарту, шул рәвешле акчаны янга калдыру өчен эшләнә диде ул.

"Татар балалар бакчасына балаларның 70 проценты татар телендә тәрбияләнә. Ә мәктәптә – 30 проценты. Калган 40 проценты кайда? Рус мәктәбенә булып чыга. Кем аларны анда илткән? Әлбәттә, ата-аналар. Оптимизациянең роле зур булмас дип уйлым. Милли мәгарифнең иң зур проблемасы ул федераль үзәкнең татар мәктәпләренә карашы. Әгәр дә бала БДИны татар телендә бирә алмаса, автоматик рәвештә русча укуга күчә.

Халык һаман да татар мәктәбе авыл дәрәҗәсе дип саный

Берләштерү программында татар мәгариф үзәкләрен төзү дә каралган. Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә булачак ул. Ләкин бу да татарча укуның процентын арттырмас. Иң зур мәсьәлә – БДИны ана телендә бирүгә рөхсәт алу. Анардан да зуррак проблем – татар мәктәпләрендә укытуның сыйфатын күтәрү. Булган сыйфатны да халыкка җиткерү. Халык һаман да татар мәктәбе авыл дәрәҗәсе дип саный. Безнең менә дигән татар мәктәпләре, гимназияләре бар. Әмма халык аларның уңышларыннан хәбәрдар түгел, иске караш белән яши. Әлбәттә, федераль үзәкнең милли мәгарифкә басымы көчле. Әгәр дә милли мәгарифтә югары уку йортларында җитәрлек кадрлар әзерләнсә, игътибар зур булса, мөмкинлекләр туса, безнең хәл яхшырак булыр иде", ди Лотфуллин.

Казанда моңа кадәр дә мәгариф үзәкләре оештыру омтылышы булды. Бер мисал, 2010 елда Совет районында 121нче лицей белән 178 нче мәктәпне берләшетереп 178 нче белем бирү үзәге ясадылар.

121нче лицей сайтында күрсәтелгәнчә, мәктәп 2001 нче елга кадәр рус-татар мәктәбе булып саналган, аннары гимназия, соңрак лицей итеп үзгәртелгән. Ә кушылганнан соң "татар-рус" статусыннан колак каккан. Хәзер 178нче белем бирү үзәгендә татарлык бары "Милли укыту үзәге" (бүлек) буларак кына сакланып калган.

Нәкъ шушы юл белән Казан федераль университетында татар телен һәм әдәбиятын фән буларак өйрәнү юкка чыгарылды. Казан университетына Татар һуманитар педагогика университетын кушып берләштерелгән югары уку йортының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укытучылар гына әзерли башладылар.

XS
SM
MD
LG