Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан президентына намзәтләр дәүләт телен белү турында имтихан тапшырачак


Кыргызстан хөкүмәте президентка намзәтләрнең дәүләт телен белү дәрәҗәсен билгеләүне мәҗбүр итә торган карар кабул итте. Белем дәрәҗәсе "Кыргызтест" дип аталган систем ярдәмендә тикшереләчәк.

Намзәтләрне "Кыргызтест" ярдәмендә тикшерү өчен белгечләр комиссиясе булдырыла, дип хәбәр итә Кыргызстан министрлар кабинеты. Тест тапшыру автоматлыштырылган, җавапларны санаганда кеше факторы йогынты ясамаячак, диелә.

Дүрт субтест уздырылачак: 1. "Лексика, грамматика, язу". 2. Тыңлап аңлау (Аудирование), 3. "Уку", 4. "Сөйләү".

Хәбәрдә белдерелүенчә, президент сайлау турындагы канунга ярашлы дәүләт башлыгы кыргыз телен В2 яки "Уртачадан югарырак" дәрәҗәсендә белергә тиеш.

"Кыргызтест" системы халыкара стандартларга таянып ясалган һәм дәүләт һәм муниципаль вазифаларга дәгъва кылучыларның тел белү дәрәҗәсен билгеләү өчен булдырылган.

Президентлыкка намзәтләрнең тест тапшыру графигын Үзәк сайлау комиссиясе 31 июльдән соң билгеләячәк. Бу көнне Кыргызстан президентына намзәтләр тәкъдим итү тәмамлана.

Үзәк сайлау комиссиясендә белдерүләренчә, 18 июль көненә, президент сайлавында катнашырга теләп, 30 кешедән гариза килгән.

Кыргызстанда президент сайлау 15 октябрьгә билгеләнгән. 2011 елда сайланган Алмазбәк Атамбаевның мөддәте 2017 елның 1 декабрендә тәмамлана. Ил Конституциясенә ярашлы, ул кабаттан сайлана алмый.

XS
SM
MD
LG