Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Исхаков Болгар академиясенә укырга керергә теләүчеләрнең әзерлегеннән канәгать түгел


Камил Исхаков
Камил Исхаков

Болгар ислам академиясендә җәйге мәктәптә белем алучы 47 укучының 19ы гына академиядә укуын дәвам итәрлек дәрәҗәдә белемгә ия. Бу хакта җәйге мәктәпнең икенче алмашы ачылышында Татарстан президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Камил Исхаков хәбәр итте.

Җәйге мәткәпнең беренче алмашы 14 июльдә тәмамланды. "Без җәйге мәктәптән яхшырак нәтиҗәләр көткән идек. Имтиханнар йомгакларына караганда, 47 укучыдан 19ы гына Болгар ислам академиясендә укуын дәвам итә алачак", ди Исхаков.

18 июльдә академиядә җәйге мәктәпнең икенче алмашы башланды. Аның максаты - Болгар ислам академиясенә укырга керергә теләүчеләрнең белем дәрәҗәсен тикшерү һәм үстерү. Ахырда шәкертләр имтихан бирәчәк. Шул имтихан нәтиҗәсенә карап, аларны академиягә кабул итәчәкләр.

Исхаков сүзләренчә, беренче уку елында читтән торып уку курсы булмаячак.

Җәйге мәктәптә укыту гарәп телендә бара. Курслар 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Көзен ачылачак Болгар академиясендә татар телендә белем бирү булмаячагы турында Русия ислам университеты ректоры, Русия ислам мәгарифе шурасы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин дә әйткән иде.

XS
SM
MD
LG