Accessibility links

Донецки фетнәчеләре башлыгы "Малороссия" дәүләте төзүен белдерә


Александр Захарченко
Александр Захарченко

Мәскәү ярдәме белән Украинаның көнчыгышындагы фетнәчеләр игълан иткән "Донецки халык республикасы" җитәкчесе Александр Захарченко "Малороссия" дип аталган яңа дәүләт төзүе турында белдерде.

"Украина дәүләте элекке хәленә кайта алмаячак, дип саныйбыз. Без Кырымнан башка, элекке Украина төбәкләре вәкилләре, Украинаның варисы булган дәүләт төзибез. Аның Малороссия дип аталуы белән килешәбез", дигән журналистларга ДНР башлыгы Александр Захарченко. Бу хакта Русия медиасы яза.

Захарченко сүзләренчә, Малороссия башкаласы Донецки булачак, ә Киев тарихи-мәдәни үзәк булып калачак.

"Малороссиянең дәүләт флагы булып Богдан Хмельницкий флагы танылачак. Донецки, Луһански республикасы белән беррәттән, Украинаның кануни хакимияте сакланган бердәнбер җирлеге", ди Захарченко.

Ул шулай ук илдә өч елга гадәттән тыш хәл игълан итү кирәк булачак, дип белдерә.

Украина президенты Петр Порошенко, әлеге белдерүгә җавап итеп, Донбассның барлык өлешендә Украина суверенитетын тергезергә вәгъдә бирде. Украина башлыгы сүзчесе Святослав Цеголко Twitterында язуынча, Порошенко, Малороссияне онытылган Новороссия язмышы көтә, дип белдергән.

XS
SM
MD
LG