Башкортстанда коррупциягә каршы көрәш җитәкчесенең яшерен 200 млн сум байлыгы табылган
Башкортстанда коррупциягә каршы көрәш җитәкчеләренең берсе үзе коррупциядә гаепләнә. Русия эчке эшләр министрлыгының Башкортстан бүлегендә Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкче урынбасары Илнур Йосыпов вазифасыннан алынды. Аның милек декларациясендә күрсәтелмәгән 200 миллион сумлык байлыгы табылды. Кыйммәтле машиналар, фатирлар, 200 дүрткел метрлы йорт, 37 һектар җир. Алар барысы да соңгы өч елда сатып алынган. Шул ук вакытта, гаиләсенең еллык рәсми кереме 1,5 миллион сумнан артмаган. Майор милекне сатып алу өчен акчаның каян килгәнен дә аңлатып бирә алмаган.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган