Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Украина ватандашларына Русия паспорты алуны җиңеләйтүне хуплады


Русия Дәүләт Думасы өченче укылышта Украина ватандашларына Русия паспортын алуны җиңеләйтү турында канун өлгесен раслады. Документ өчен 450 депутатның 409ы тавыш бирде.

Канун Федерация Шурасы раслап, президент кул куйганнан соң гамәлгә керәчәк.

Канун өлгесеннән аңлашылганча, яңа ватандашлык алу өчен Украина ватандашларына Украина паспортыннан баш тарту турында Русия нотариусы раслаган гариза да җитә. Шундый ук икенче гариза Украинага да җибәреләчәк. Тик аннан бернинди дә җавап хаты көтәргә туры килмәячәк. Күптән түгел Русия Думасының кануннар чыгару комитеты җитәкчесе Павел Крашенинников Украинаның ватандашлыктан чыгу турында белешмә бирүне туктатуын хәбәр иткән иде.

Моннан тыш, депутатлар Русия ватандашлыгын алырга теләүче чит ил кешеләре өчен ант текстын да раслады.

Яңа канун өлгесе террорчылык һәм экстремизм өчен хөкем ителгән кешеләрне Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итүне дә күздә тота. Бу тәкъдим быелның 3 апрелендә Петербурда булган террор һөҗүменнән соң кертелгән иде. Аны оештыруда гаепләнгән Әкбәрҗан Җәлиловны, паспорт алганда ялган мәгълүмат биргән өчен, үзе үлгәннән соң Русия ватандашлыгыннан мәхрүм иттеләр.

XS
SM
MD
LG