"Яблоко" мәгълүматларына караганда, Сүриядә Русия авиациясенең очышы 90 млрд сумнан алып 117 млрд сумга кадәр тәшкил иткән. Тагын 6 млрд сум тирәсе "Калибр" канатлы ракетлар җибәрү өчен тотылган, диелә. Хәрби техника югалтуларыннан күрелгән зыян 11 млрд сум дип бәяләнә. Тагын 4 млрд хәрбиләргә түләү һәм аларны ашатуга киткән.
Кимендә 102 млн сум һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә, туганнарына түләнгән. Канунга ярашлы, һәлак булган хәрбинең туганнарына өчәр миллион сум түләнергә тиеш. Сүриядә русияле 34 хәрбинең һәлак булуы рәсми расланды.
"Яблоко" фиркасе ясаган хисаптагы мәгълүматны "Ведомости" китерә. Фирка сайтында белдерелгәнчә, хисап тулысы белән 20 июльдә дөнья күрәчәк.
Басма билгеләп үтүенчә, "Яблоко" аналитиклары хәрби чыгымнарны санаганда РБК ысулларын кулланган. РБК былтыр март аенда шулай ук Русиянең Сүриядәге чыгымнарын санаган иде. Ул вакытта чыгымнар кимендә 38 млрд сум тәшкил итә дип белдерелде. Әлеге саннар соңрак Русия президенты Владимир Путин китергән саннар белән тигез булды диярлек.
Русия саклану министрлыгындагы чыганак "Ведомости"га РБК һәм "Яблоко" китергән саннарның күбесе "абсолют мәгънәсез" дигән. Аның фикеренчә, сугышта югалтылган хәрби техниканы бюджет чыгымнарына кертү "абсурд", чөнки алар Сүриядәге операциягә бәйле сатып алынмаган.
"Яблоко" фиркасе Сүриядәге сугышны туктату таләбе белән имза җыюны да башлады. Әлегә ул Русиянең 40 шәһәрендә бара. Казан үзәгендә дә фирка активистлары имзалар җыеп йөри. Имза җыю "Өйгә кайтырга вакыт. Акча илгә һәм шәһәреңә кайтсын өчен имзаңны куй" дигән шигар астында уза.