Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 23:44

Русия президенты Владимир Путин гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Игорь Изместьевны ярлыкау мөмкинлеген әйткән. Бу турыда хәбәрне аның матбугат сүзчесе Дмитрий Песков ТАССка белдергән.

"Әйе, президент мондый ихтималлык турында җиткерде һәм ул моның өчен күпмедер вакыт кирәк булачагын әйтте”, дигән Песков.

Мәскәү Һелсинки төркемен оештыручы, кеше хокукларын яклаучы Людмила Алексеева белән атнакич очрашуда Путин Изместьевны ярлыкарга вәгъдә биргән.

Элек Башкортстаннан Федерация Шурасында әгъза булган Изместьев 2010 елда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе тарафыннан гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Аңа карата берничә маддә нигезендә хөкем карары чыгарылды. Шулар арасында яллап кеше үтертү, Чиләбе өлкәсендә типографиягә ут төртү, Уфада машина шартлату һәм салымнар түләүдән читләшү кебек гаепләр тагылган.

Изместьевның гаепле булу-булмавы турында төрле имеш-мимешләрнең әлегә кадәр тынганы юк. Элекке президент Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал Рәхимов белән якын мөнәсәбәтләрдә булган эре эшкуар соңрак сенатор булып та үрләтелде. Әмма, билгесез сәбәпләр аркасында, рәсми хакимиятләрдән читләтелгән Изместьев бераздан мәхкәмә алдына да басты. Сорау алуларда ул үзенең гаепләрен танымады, шул ук вакытта бу җинаятьләрдә Урал Рәхимовның турыдан-туры катнашы бар дип белдерә килде.

Урал Рәхимов берничә ел инде Австриядә яши. Аны Русиягә кайтарту турында мәхкәмә карарлары да булган иде. Әлеге карарларны гамәлгә ашыру һаман кичектерелә килә.

Уфадагы танылган галим Илдар Габдрафыйков Изместьев иреккә чыккач матбугат чараларына тулы мәгълүматлар бирәчәк дип фаразлый. Аның сүзләренчә, Мортаза Рәхимов һәм аның улы өстендә болытлар янә дә куеруы ихтимал.

XS
SM
MD
LG