Уфада тузган йортта ирле-хатынлы инвалидлар чыга алмый яши
Уфаның Коммунистическая урамындагы 63нче йортта яшәүче Татьяна һәм Игорь Ивановлар урамга чыга алмыйча иза чигә, алар үзләрен дүрт дивар эчендә бикләнеп калган кебек хис итә. Ивановлар – икесе дә инвалид. Шикәр авыруыннан азапланган Игорьнең быел аягын кисәләр, ә Татьяна шушы тузган торакта черегән идәндә таеп егылып июнь аенда умыртка баганасын һәм табан сөяген сындырган. Алар икенче катта яши. Текә һәм тар баскычтан төшү үзе бер газап. Шуңа күрә ишегалдына караган тәрәзә генә "дөньяны ача".
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган