Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:50

Төркиянең көньяк-көнбатышында диңгез яры буенча көчле җир тетрәү булды. Аның үзәге Бодрум һәм Мармарис шәһәрләре тирәсенә туры килде. Грециядә корбаннар да бар.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Грециянең Кос утравындагы җир тетрәү нәтиҗәсендә ким дигәндә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Associated Press хәбәр итә.

6,7 магнитудасы дәрәҗәсендәне җир тетрәү җомгага каршы төндә теркәлде. Җир тетрәүнең үзәге Төркиянең көньяк-көнбатышында урнашкан Бодрумнан - 10 чакрым, Грециянең Кос утравыннан 13 чакрым ераклыкта Эгей диңгезендә булды.

Җирле хакимимят хәбәренчә, утрауның Кос шәһәренә зур зыян килгән. Утрауның башка җирләрендә проблемнар юк, дип белдерелә.

Төркия җитәкчелеге мәгълүматына караганда, Бодрумда берничә кеше яраланган. Кайберәүләр куркудан тәрәзәләрдән сикереп җәрәхәтләр алган. Төркиядә зур җимерелүләр юк, диелә.

Зыян күрүчеләр арасында Русия кешеләре юк дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG