Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жанна Немцова әтисе үлеме эше нигезендә чыгарылган хөкем карарын шикаять итте


Жанна Немцова
Жанна Немцова

Оппозиция вәкиле Борис Немцовның кызы Жанна әтисе үлеме нигезендә күптән түгел чыгарылган хөкем карарын шикаять итте. Немцованың адвокатлары җинаятьне дәүләт эшлеклесен үтерү буларак карарга кирәк, дип саный.

Адвокатлар Немцовның Ярослав өлкә думасы депутаты һәм ПАРНАС фиркасе рәистәше булуына басым ясый.

Оппозициядәге сәясәтче Борис Немцов 2015 елның февраль ахырында Мәскәү Кремле янындагы күпердә атып үтерелде.

13 июльдә Мәскәү хәрби мәхкәмәсе эчке эшләр министрлыгының Чечнядагы "Север" батальоны офицеры, Борис Немцовны үтерүдә гаепле дип танылган Заур Дадаевны 20 еллык кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем итте. Монна тыш, шул ук эш нигезендә Анзор һәм Шадид Губашевлар 19 һәм 16 еллык кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем ителде. Хәмзәт Бахаев 11 еллык, Тамерлан Эскерханов 14 еллык җәза алды.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Немцовны үтерергә Руслан Мухудинов кушкан. Аңа карата аерым җинаять эше ачылган. 2015 елдан бирле Мухудинов халыкара эзләүдә.

Гаепләнүчеләрнең берсе дә мәхкәмәдә үз гаебен танымады. Заур Дадавеның адвокатлары аппелляция шикаяте тапшырды.

Немцовның гаиләсе җинаять ачылмаган дип саный. Чөнки үтерергә кушучылар һаман иректә, диелә. Оппозиция вәкиле тарафдарлары һәм туганнары үетрүгә Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның катышы булырга мөмкин дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG