Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда "Искер-җыен" фестивале узды


Тубыл шәһәрендә "Искернең тарихи язмышы" конференциясе
Тубыл шәһәрендә "Искернең тарихи язмышы" конференциясе

"Искер-җыен" фестивалендә катнашучылар элекке еллар белән чагыштырганда азрак булган.

Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә һәм Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре булган урын янында, Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты хупламаса да, "Искер-җыен" фестиваленең унынчысы узды.

21 июль галимнәр, җәмәгать эшлекләре, студентлар Тубыл шәһәре хакимиятенә "Искернең тарихи язмышы" дип аталган халыкара фәнни конференциягә җыелды. "Элеккеләре белән чагыштырганда катнашучылар азрак иде", дип белдерде Төмән өлкәсе себертатарлар милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы, галим Максим Сәгыйдуллин.

Аның сүзләренчә, чарада Тубыл хакимиятендә мәдәният һәм туризм өчен җаваплы Евгения Агапованың катнашып чыгыш ясавы шәһәр түрәләренең фестивальгә уңай карашын күрсәтеп тора.

Конференциядә Төмән, Тубыл шәһәрләреннән галимнәр, студентлар, укытучылар чыгыш ясаган. Казакъстан вәкилләре, Татарстанның Тарих институтыннан Булат Рәхимҗанов, КФУдан Марат Гатин да килгән. 20гә якын чыгыш себертатарларның тарихы, мәдәнияте, багланышлар, бүгенге проблемнар, Русиянең төрле милләтләргә карата булган сәясәтенә һәм башка темаларга багышланган.

Конференциядә катнашканнар чара ахырында резолюция өлгесе кабул итте. Документта себертатарларның тарихи-мәдәни мирасын Төмән өлкәсенең 2020 елга кадәр булган туризм програмына кертү, себертатарлар өчен изге астаналарны паспортлаштыру, себертатарлар яшәгән урыннарда этнографик музейлар ачу, Төмән өлкә музеенда себертатарларга багышланган даими күргәзмә булдыру турында да язылган. Әлеге мәсьәләләрне конференциядә катнашучылар ел да күтәрә.

22 июнь "Искер-җыен"га килгәннәр Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре урынында Хәтем-аш үткәрделәр, төрле ярышлар, бәйгеләр булды.

23 июнь"Искер-җыен" фестивале елдагыча фольклор төркемнәре, артистлар катнашында концерт белән төгәлләнде.

* * * *

Тубылда җәен "Искер-җыен" фестивале узып килде. Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты себертатарларның тарихи-мәдәни чарасы булган "Искер-җыен" халыкара фестивален һәм "Искернең тарихи язмышы" дип аталган русиякүләм фәнни-гамәли конференцияне "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дигән карар чыгарып, финанслаудан баш тартты.

Соңрак Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев Азатлык белән әңгәмәдә "Искер җыен" фестивален дә, "Искернең тарихи язмышы" конференциясен дә яхшырак итеп үткәрергә кирәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG