Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты хупламаса да, "Искер-җыен" узачак"


"Искер җыен"да катнашучылар Себергә ислам дине алып килүче шәехләр җирләнгән астаналар булган дип фаразланган җиргә куелган һәйкәлләр янында дога кыла. 2016 ел, июль
"Искер җыен"да катнашучылар Себергә ислам дине алып килүче шәехләр җирләнгән астаналар булган дип фаразланган җиргә куелган һәйкәлләр янында дога кыла. 2016 ел, июль

Себернең Тубыл шәһәрендә 21-23 июль көннәрендә Искер җыены узачак. Әлеге чараны оештыручы "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Төмән өлкәсе хакимиятенең бу чараны "хупламавын һәм каршы да килмәвен" белдерде.

Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә 21-23 июль көннәрендә "Искер-җыен" фестивале һәм фәнни конференция узачак. Унынчы тапкыр уздырыла торган бу тарихи-мәдәни чараны Тубылның "Мирас" иҗтимагый оешмасы оештыра. Гадәттәгечә җыен Тубыл районы җирлегендә урнашкан Искер шәһәрендә – кайчандыр Себер ханлыгы башкаласы булган урын янында үтәчәк дип белдерелә.

"Мирас" җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова сүзләренчә, Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты "Искер-җыен" турында тагын бер кат "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дигән карар чыгарган.

Луиза Шәмсетдинова
Луиза Шәмсетдинова

"Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев элегрәк "Искер-җыен" чарасын үткәрү тәкъдиме белән яңадан чыга алалар дип белдергән иде. Без бу һәм "Күчем хан оныклары" чараларын үткәрү кирәклеге турында комитетка тәкъдим белән чыктык. Безгә җавап килде һәм анда безнең бөтен чаралар да "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дип язылган", ди Шәмсетдинова.

Луиза ханым, комитеттан теләктәшлек булмаса да, Тубыл районы җитәкчелеге "Искер-җыен"ны хуплар дип өметләнүен белдерде. "Чарага әлегә үз көчебез белән генә әзерләнәбез", ди ул.

"Күчем хан оныклары" чарасы игъланы
"Күчем хан оныклары" чарасы игъланы

"Мирас" 1 июльдә Тубыл районы Көбәк авылында ураза тәмамлану уңаеннан "Күчем хан оныклары" дип аталган чара үткәрә. Җирле хакимиятләр белән бу хакта сөйләшеп куйганнар. Алар каршы төшмәгән. Көбәктә аш үткәрәчәкләр, кичен мәдәният йортында концерт булачак. "Халык көтә", ди Шәмсетдинова.

21-23 июльдә булачак "Искер җыены" күпсанлы мәдәни чаралардан тора. Аның иң күренеклесе – Себер татарлары тарихи-мәдәни мирасының Х Халыкара фестивале. Моннан тыш, 21 июль көнне Тубылда "Искернең тарихи язмышы" дип аталган бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе планлаштырыла.

Илнең төрле төбәкләреннән килгән тарихчылар, мәгариф һәм мәдәният галимнәре Себер татарлары телен, тарихын һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, төбәкнең тарихын өйрәнү өлкәсендә башкарылырга тиешле гамәлләр турында фикер алышачак, дип белдерә "Мирас" оешмасы.

Аерым алганда, себертатарлары мирасы булган тарихи объектларның чикләрен билгеләү, Искернең инфраструктурасын булдыру, Искер җирлеген Көнбатыш Себерне үстерү федераль програмына һәм туристлар програмына кертү, себертатарларын Русиядәге азсанлы халыклар исемлегенә кертү һәм башка мөһим мәсьәләләр каралачак.

"Искер-җыен" фестивалендә катнашучылар. 2016 ел
"Искер-җыен" фестивалендә катнашучылар. 2016 ел

"Искер-җыен"ның икенче көне Себер ханлыгы башкаласы җирлегендә, Искер шәһәрендә үтә. Быел бу чараның төп вакыйгасы – Искер шәһәре урынында Истәлек билгесе ачу. Чараның мәдәни програмына Татарстаннан килгән артистлар чыгышы, рәссам Роза Әминованың "Искер – гасырлар тирәнлегеннән" дип аталган күргәзмәсе, Дамир Ибраһимовның "Татар тарихы" тупланмасы күргәзмәсе кертелгән. Моннан тыш, җыенда спорт уеннары – татарча көрәш, гер күтәрү, ат чабышы узачак. Гармунчылар һәм аш-су осталары арасында да бәйгеләр оештырыла.

Соңгы көнне җыен кунакларын Тубыл шәһәренең татар бистәсе буйлап сәяхәт – мәчеткә бару, Себер ханбикәсе сарае – Сөзген-тауга җәяүле сукмактан менү кебек кызыклы чаралар көтә.

“Искер-җыен” себертатарларның тарихи-мәдәни мирасының Х Халыкара фестивале Гала-концерты белән тәмамлана. "Мирас" оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова әйтүенчә, фестивальдә катнашучылар биш номинациядә көч сынаша: вокал, музыка коралларында башкару, бию, нәфис сүз, үзешчән композиторлар. Иң яхшы башкаручылар гала-концертта чыгыш ясый.

* * * *

Тубылда җәен "Искер-җыен" фестивале узып килде. Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты себертатарларның тарихи-мәдәни чарасы булган "Искер-җыен" халыкара фестивален һәм "Искернең тарихи язмышы" дип аталган русиякүләм фәнни-гамәли конференцияне "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дигән карар чыгарып, финанслаудан баш тартты.

Соңрак Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев Азатлык белән әңгәмәдә "Искер җыен" фестивален дә, "Искернең тарихи язмышы" конференциясен дә яхшырак итеп үткәрергә кирәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG