Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Ирекле интернет өчен" урам йөреше узды


Урам йөрешендә катнашучылар
Урам йөрешендә катнашучылар

Урам йөрешенә чыкканнар Роскомнадзор башлыгы Александр Жаровны эшеннән алу таләбе дә куйды.

Мәскәүдә узган "Ирекле интернет өчен" урам йөрешендә мең ярым кеше катнашты дип белдерә оештыручылар. Полиция чарага килгәннәр 800ләп кеше иде ди.

Страстный бульвар урамыннан Сахаров проспектына кадәр узган йөрештә катнашучыларның төп таләпләре интернеттагы цензурану бетерү, "лайк һәм репост" куйган өчен җинаятьтә гаепләнгәннәрне аклау, Роскомнадзор башлыгы Александр Жаровны эшеннән алу иде.

Freedom House хокук яклау оешмасы хисабына күрә, Русия "бәйсез интернет" илләренең беренче егермелегендә. Human Rights Watch оешмасы соңгы вакытларда Русиядә интернеттагы сүз иреген каты рәвештә кысу системы барлыкка килде дип белдерә. Русия Думасы җәйге ялга китәр алдыннан интернетта чикләүләрне арттыруга багышланган канун өлгесен кабул итте.

XS
SM
MD
LG