Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:17

Human Rights Watch оешмасы соңгы вакытларда Русиядә интернеттагы сүз иреген каты рәвештә кысу системы барлыкка килде дип белдерә.

Бу хакта оешманың 18 июльдә дөнья күргән хисабында язылган. Әлеге хисап Русия хакимиятенең интернетны контрольдә тотуын көчәйтүгә багышланган. Хокук яклаучылар белдерүенчә, 2012 елдан башлап дистәләрчә кеше социаль челтәрләрдәге постлары, видеоконтент, мәкаләләр, интервьюлар урнаштырганнары өчен нигезсез җинаять эзәрлекләүләренә дучар булган. Экстремизм белән көрәшкә сылтанып, йөзләрчә сайт блокланды, диелә.

HRW раславынча, 2014 елдан 2016 елга кадәр "экстермистик фикерләр" өчен чыгарылган хөкемнәрнең 85 проценты интернетта язулар өчен булган. Ә кешеләргә штрафлардан башлап төрмәгә кадәр җәзалар бирелгән.

HRW мәгълүматына караганда, 2015 елның сентябренннән алып 2017 елның февраленә кадәр экстремизм өчен төрмәгә эләгүчеләр саны 54 кешедән 94 кешегә кадәр арткан.

HRW хисабы адвокатлар, дәүләтнеке булмаган оешмалар, журнлаистлар, хокук яклаучылар, блогерлар һәм аларның туганнары белән әңгәмәләр нигезендә ясалган. Документны әзерләгәндә гамәлдәге кануннар, конкрет эшләр нигезендә чыгарылган хөкем карарлары анализланган.

XS
SM
MD
LG