Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта Әләзән Сабантуеннан сигез факт


22 июльдә иң зур татар авылы, Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән Сабантуйны бәйрәм итте. Татарның төп милли бәйрәменә Татарстан президенты белән Пенза өлкәсе губернаторы да килде. Ата-бабалар бәйрәмендә урыска ярарга тырышу күренешләре, сугышны данлаган тамашалар да мулдан булды.

1. 10 мең татар яшәгән Урта Әләзәндә VIII Бөтенрусия авыл Сабантуе беренче тапкыр узды. Татарның милли бәйрәменә 40 меңнән артык кеше килгән. Пензалардан тыш бәйрәмдә Русиянең барлык төбәкләреннән дә диярлек татарлар катнашты. Җыенга килергә теләүчеләр өчен Пензадан махсус автобуслар оештырылды.

Урта Әләзән – дини авыл. 11 мәчетләре бар. Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов, Башкортостан мөфтие урынбасары Аюп Бибарсов, Мәскәү өлкәсендә, Пермьдә яшәүче һәм эшләүче имамнар, галимнәрнең туган авылы бу. Хәмер күренмәде, ризыклары да хәләл генә иде.

2. Бөтенрусия авыл Сабантуенда президентны һәм губернаторны Татарстанның Кукмара районы артистлары каршы алды. Чыгыш ясаучыларны 30 гектар җирне биләгән Сабантуй мәйданына иртәнге сәгать дүрттә үк китергәннәр. Түрәләрне алар ачык һавада, челләдә көтеп торды. Мәртәбәле кунаклар исә көндезге 11дә генә пәйда булды.

Сабантуй мәйданына аяк басу белән президент белән губернаторга гадәттәгечә түбәтәй бүләк ителде. Әмма Белозерцев та, Миңнеханов та аны кирәк тапмады. Гадәттә Татарстанга яки татар бәйрәмнәренә килгән кунаклар түбәтәйләрне теләп кабул итә, камералар каршында балкырга ярата. Мисал өчен, 2016 елда Иске Кулаткыда узган шундый ук авыл сабантуенда губернатор Морозов һәм танылган хоккейчы Вячеслав Третьяк бәйрәм ахырына кадәр түбәтәйләрен салмаган иде.

3. Урта Әләзәнгә беренче тапкыр килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп чыгыш ясаганда Европаның иң зур татар авылын күрү бәхетенә ирештем диде.

Урта Әләзән Сабантуе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

4. Зур түрәләргә күрсәтелгән тагын бер "хөрмәт" билгесе – яшел чирәм өстенә салынган асфальт. Әмма саланың үзәк урамы, авыл советы һәм мәктәп урнашкан җирдән башка өлешләрендә юллар җимерек. Урта Әләзән халкы губернатор авылга бер дә игътибар итми дип зарлана. Имеш, болай да бай авыл, юл мәсьәләсен үзләре кайгыртсыннар.

5. Сабантуй көнне Урта Әләзәндә яңа мәктәпне ачу тантанасы узды. 200 нәни өчен бакча һәм 150 укучыга башлангыч мәктәп. Азатлыкка биредә тәрбияче булып эшләүче ханым: "Бинага кергәч, яулыкларыбызны салабыз”, дип белдерде. Ачылыш тантанасыннан соң Миңнеханов, Белозерцев, Татарстанның һәм Пенза өлкәсенең мөфтиләре Әләзән мәчетендә намаз кылды. Мәктәптә яулык бәйләү йөрү мәсьәләсе күтәрелгәнме, мөфтиләр мөселман хатын-кызларын яклап берәр сүз әйтә алганмы – билгесез.

6. Авыл халкына оештырылган тамаша мөнәҗәттән башланса да, татар-рус катнаш тамаша булды. Урта әләзәннәр арасында програмда рус җырлары күп булуга, ә алып баручыларның русча сөйләвенә канәгатьсезлек тавышлары ишетелде. Биюләрнең күбесе рус һәм казак биюләре иде. Тамаша Пенза өлкәсенең Татар Кынадысында туган Гадел Кутуйга, аның сугышта катнашуына багышланды. Концерт сугышны данлаган күренешләр белән үрелеп барды. Артистлар гына Икенче дөнья сугышы солдатлары түгел, һаман да шул казак сугышчылар киеменнән иде. Мәгълүмат такталарындагы язуларның күп өлеше ике телдә дә язылган.

7. Сабантуй мәйданы тирәсендә корылган милли утарлар арасында башкорт һәм казакъ тирмәләре дә бар иде. Өлкә җитәкчелеге берничә башкорт тирмәсе дә куярга күрсәтмә биргән. Бу – соңгы еллардагы таралган татар Сабантуен милләтара бәйрәм итеп күрсәтү сәясәте.

8. Урта Әләзәндәге Сабантуй батыры исеменә Мари Иленнән Муса Галләмов ия булды. Аңа Татарстан президенты исеменнән дип Lada Priora автомобилен бүләк ителләр. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Пенза татарларына Ford микроавтобусы ачкычын да тапшырды. Сабантуенда ат чабышлары да оештырылды, бу иң күп тамашачы җыйган бәйге булды. Беренче булып килгән җайдак Хафиз Янгуразовка Пенза губернаторыннан Lada Niva бүләк ителде.

* * * *
Бөтенрусия Авыл Сабантуе беренче мәртәбә 2010 елда Самара өлкәсе Гали авылында узды. Икенче Сабантуй Шыгырданда (Чуашстан) узды, өченчесе – Чиләбе өлкәсенең Дубровка авылында. Бәйрәм Пермь өлкәсенең Барда, Волгоград өлкәсенең Кече Чапурники, Оренбур өлкәсенең Татар Каргалысы, Ульяновски өлкәсенең Иске Кулатка авылларында оештырылды. 2018 елда Бөтенрусия Авыл сабантуен Курган өлкәсенең Әлмән авылы кабул итәчәк. Бөтенрусия Авыл сабантуен Дөнья татар конгрессы, Русиянең татар авыллары ассоциациясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы оештыра.

XS
SM
MD
LG