Accessibility links

Кайнар хәбәр

Черек күлме, әллә Кара күлме?


Черек күл паркы
Черек күл паркы

Казандагы Черек күл атамасы тирәсендә бәхәс бара. Паркны төзекләндерү өчен җаваплы Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман рус телле кешеләрнең Кара күл дип үзгәртүенә күнәргәме, әллә татарлар ягына авышыргамы дип баш вата. Татарның тарихи атамалары русчага тәрҗемә ителеп үз асылын югалта бара. Казанга татар топонимикасы тарихы җыентыгы җитми.

Казандагы Черек күл атамасы тирәсендә социаль челтәрләрдә бәхәс туды. Аның брендын тәкъдим итүдә әлеге паркның татар телендәге атамасы казаннарның кайберләрендә ризасызлык тудырды. Сәбәбен болайрак аңлаталар: имеш, татар атамасы рус теленә туры килми, "черек" сүзе тискәре мәгънәгә ия. Татарлар ияләшкән Черек күл атамасы дөрес түгел, аны "Черное озеро" сүзеннән "Кара күл" дип тәрҗемә итәргә тәкъдим ителә. Паркны төзекләндерү өчен җаваплы Татарстан президент ярдәмчесе Наталья Фишман бәхәснең кайсы ягына авышырга икән дип баш вата. Черек күлме, әллә Кара күлме? Без моңа ачыклык кертергә тырыштык.

Наталия Фишман
Наталия Фишман

Имеш, черек” сүзе татар телендә матур яңгырамый

Бәхәс Facebook челтәрендәге шәһәр тарихы белән бәйле булган "Kazan Nostalgique" төркемендә купты. Бу – иң зур һәм популяр төркемнәрнең берсе. Татарлар кулланышта Кара күл сүзе булмаганны әйтә. Төбәк тарихын өйрәнүче Андрей Шритт исә татарлар хаталана дип белдерә. Черек күл атамасы бары тик XIX гасырның икенче яртысында гына барлыкка килә ди ул. "Черное озеро" атамасы татарныкыннан иртәрәк барлыкка килгән, "Черек күл" исә "Поганое" атамасыннан алынган дип әйтә.

Шритт сүзләренчә, Черек күлнең элегрәк Хан күле дип аталуы ихтимал, рус чыганакларында ул Царево дип телгә алына. Төбәк тарихын өйрәнүче Айдар Гайнетдинов "черек" сүзе татар телендә матур яңгырамый, паркның татарчага тәрҗемәсе Кара күл булырга тиеш, дигән фикерне алга сөрә.

Черек күл паркы брендына тәкъдим ителгән рәсемнәр
Черек күл паркы брендына тәкъдим ителгән рәсемнәр

Белгечлеге белән филолог булган Рәдиф Кашапов исә топонимнарның ике телдә аерым, мөстәкыйль мәгънәгә ия булырга мөмкинлеген искәртте һәм Тукайның шигырьләрендә "Черек күл" атамасының булуын да раслады. Татарның аерым атамалары булу дәлилләре: Бишбалта бистәсе – Адмиралтейская слобода, Яшел Үзәндә Бакырчы авылы – Васюково, Чуашстанда Кармыш – Янгильдино. Атамалар һәрвакыт тәрҗемә ителсә, Казан каласының рус теленә тәрҗемәсе "Котлованск" булыр иде, ди тел белгече.

Әти-әни дә, дәү әни дә аны Черек күл дип атады

Казан тарихы белгече, 84 яшьлек Нурания апа Биктимирова – Иске татар бистәсендә яшәүче алтынчы буын вәкиле. Казанда төрле үзгәрешләр булса да, Черек күл атамасы ничек булган, шулай калган дип әйтә. "Черек күлнең суы Икенче дөнья сугышына кадәр чиста иде, әмма әти-әни дә, дәү әнием дә һәрвакыт аны Черек күл дип атый иде. Без бу сүзнең ниндидер начар мәгънәсе бар дип тә уйламый идек", ди ул.

Черек күл паркы брендына тәкъдим ителгән рәсемнәр
Черек күл паркы брендына тәкъдим ителгән рәсемнәр

Тарихи чыганакларга килгәндә, Хөсәен Әмирхановның "Тәвәрихе Болгария" исемле хезмәтендә "Черек күл кыйсасы" бар. Хезмәт 1883 елда бастырылган, ул берничә дистә еллар дәвамында язылган. Аның нигезендә – башка язма чыганаклар, шәкерт дәфтәрләре, казанлылар истәлекләре һәм риваятьләр. Димәк, Черек күл атамасы кимендә ХIХ гасыр уртасында киң таралыш алган дип фаразлап була.

Заманында Казанда Ак, Черек, Мунча, Шакшы күлләре булган

Тагын бер әйберне искәртергә кирәк – XIX гасыр уртасына кадәр хәзерге Ленин бакчасыннан Казансу елгасына кадәр булган аралыкта дүрт күл була. Ак, Черек, Мунча, Шакшы күлләре җәелә. Ак күл югарырак урнашкан һәм аның суы үтә күренмәле булган, аска төшкән саен күлләрдә су пычраграк булган. Күлләр системының иң түбәндә урнашканы – Шакшы күлдән һәрвакыт тирә-якка сасы ис таралган. XIX гасырның уртасына кадәр язгы ташу вакытында гына күлләрдә сулар кушылган.

Черек күл паркы брендына тәкъдим ителгән рәсемнәр
Черек күл паркы брендына тәкъдим ителгән рәсемнәр

Черек күл исә иң зур күл булган, кайвакыт аны Өске Шакшы күл дип тә атаганнар. XIX гасыр башына кадәр аннан су эчсәләр, аннан соң туктыйлар. Ә XIX гасырның азагында бу күл тулысы белән диярлек күмелә, аның өстендә Черек күл бакчасы торгызыла.

Балкар һәм карачай халыкларында “черек” елга сүзен аңлата

Тагын бер искәрмә – дүрт күл дә бер-берсе белән инеш яки казылган болак белән тоташкан булган. Күлләрнең инеш белән тоташуы исә, Черек күл атамасы борынгы төрки тел нигезләренә бәйле дип әйтергә нигез бар. Мәсәлән, балкар һәм карачай халыкларында "черек” елга сүзен аңлата. Төньяк Кавказда шулай дип аталган зур тау елгасы да бар. Кабарда-Балкарда исә "Черек күл" исемле сулык та бар, рус телендә ул "Голубое озеро" дип атала. Шулай ук "Черек" атамалы топонимнар Кыргызстанда, Казакъстанда да очрый.

Черек күл паркы брендына тәкъдим ителгән рәсемнәр
Черек күл паркы брендына тәкъдим ителгән рәсемнәр

Ничек кенә булмасын, Черек күл атамасының 200 елга якын исбатланган тарихы бар һәм Казан хакимиятенең бу тарихны сызып ташларга хокукы юк. Киресенчә, бу бай тарихлы топонимиканы тирәнтен өйрәнеп, аны популяр рәвештә казаннарга, башкалабыз кунакларына җиткерү кирәк, бу – безнең бурыч. Болай да татарның тарихи атамалары русча тәрҗемә ителеп үз асылын югалта бара. Казанга татар топонимикасы тарихы җыентыгы җитми һәм ул, кызыксынган кеше өчен, интерактив харита рәвешендә булдырылырга тиеш.

Айрат Фәйзрахманов
тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG