Бөредә археологик казынулар башланды
Башкортстанның Бөре районында халыкара археологик казынулар башланды. Бөрегә фәнни экспедиция белән Маҗарстан галимнәре дә килде. Башкортстан белгечләре белән бергә алар III-VIII гасырга караган иң зур борынгы каберлектә казынулар алып бара. Тарихтан билгеле булуынча, заманында Башкортстан биләмәсендә бу халыкның ата-бабалары яшәгән. Бөре районында каберлекләр барлыгы узган гасыр башында ук билгеле булган. Ул шул тиклем зур мәйданны били, чикләре әле дә булса билгеләнмәгән. Биләмә – федераль дәрәҗәдә археологик һәйкәл санала. Тарихчылар әйтүенчә, үткән гасырның 70нче елларыннан алып шушы урында гына алты йөзгә якын каберлек табылган. 2006 елдан үткәрелгән казыну эшләре барышында III-VIII гасырга караган миллионга якын артефакт табылган. Бe юлы да казучылар борынгы бик күп әйбергә юлыккан. Тарихи табышларны археологлар тикшерү үзәгенә тапшыра. Ярты ел эчендә табышның төзелеше, кайсы дәвергә караганы тикшерелеп тарихка теркәлә. Архелогик экспедиция атна азагына тиклем дәвам итә.
бәйле язмалар
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган