Accessibility links

Сүриядә сугышчылар төркемендә катнашуда шикләнелгән татарстанлыга җинаять эше ачылган


Әфган хәрбиләре талибаннар белән бәрелештән соң. Кандагар, 26 июль 2017 ел
Әфган хәрбиләре талибаннар белән бәрелештән соң. Кандагар, 26 июль 2017 ел

Русиядә тылеган "Талибан" хәрәкәте төркеменә кушылуда шикләнелүче татарстанлыга "канунсыз кораллы төркем оештыру яисә анда катнашу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсус хезмәтләр мәгълүматына караганда, Шәйхиев фамилияле татарстанлы 2008 елның декабрендә "Талибан" хәрәкәтенә керер өчен Әфганстан-Пакстан чиген узган.

2014 елда Шәйхив Төркия аша Сүриягә кергән һәм анда канунсыз кораллы төркемгә үз иреге белән кушылган, дип хәбәр итә иминлек хезмәте. Бүгенге көндә ул кораллы төркемдә сугышчы ролен башкара дип белдерелә. Аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

XS
SM
MD
LG