29 июль Казанның Галиәсгар Камал исемендәге театрында Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлаштылар. Хушлашуга килгән халык бина эченә сыймады. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хушлашу урамда да булачагын җиткерде.
Рәсми хушлашуга Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров, Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев килгән иде.
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев хушлашу вакытында татарда җырчыларның күп булуын, әмма Хәния Фәрхи кебек ихлас җырчыны гына халык чын күңелдән кабул итүен әйтте. "Бүген хушлашуга килгән халыкның күплегеннән моны күреп торабыз", диде ул.
Хушлашу вакытында Хәния Фәрхинең кызы Алия әнисенең бик түземле булуын искә алды.
"Әни безне калдырып гастрольгә чыгып китә иде. Йөрәге ничек түзгәндер. Ул гомер буе түземле булды. Мине дә шуңа өйрәтте. Мин аны атналар, хәтта кайвакыт айлар буе гастрольләрдән кайтуын көтә идем. Бүген әни шул гастрольләрнең берсенә генә китте. Аны шул гастрольгә озатабыз, әмма мәңгегә", диде ул.
Җәсәдне театр бинасыннан урамга алып чыкканда этеш-төртеш булды. Җыелган халык җырчыны күреп калырга ашыкты. Бинадагылар урамга чыгу җаен карады.
Җырчыны Татар зиратында җирләделәр.
Хәния Фәрхи 27 июль көнне Башкортстанның Тәтешле районында вафат булды. Кичә җырчы белән Тәтешле авылында хушлаштылар. Соңгы көннәрендә Хәния Фәрхи үзенең 87 яшьлек әнисе янында булган. Җырчыга 30 майда 57 яшь тулган иде.