Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессының VI корылтае

2-6 августта Казанда Дөнья татар конгрессының VI корылтае уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

Миңтимер Шәймиев Шартнамә турында әйтте

"Үзгәртеп кору чорында барлыкка килгән Шартнамә илнең (Русиянең) язмышын хәл итте. Аның әһәмияте арта бара. Ул зур ил турында кайгыртып кылынган гамәл булды. 1994 елда икътисади мәсьәләләр куелды. Эшләү нәтиҗәсендә күп мәсьәләләр хәл ителде. Бу тыныч юл белән башкарылды. Икътисад җайга салынгач, 2007 елдагы Шартнамәдә инде икътисади мәсьәләләр булмады, тик хокукый мәсьәләләр каралды. Катлаулы мәсьәләләр. Эшләнмәгән нәрсәләр күп булды. Безгә федераль үзәк белән гади булмаган хокукый мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә кирәк. Ачыклык кертү зарур. Русиягә карашлар үзгәрә, көчле Русияне күрәселәре килми. Безгә исә куәтле, демократик, федератив Русия дәүләте кирәк", диде Татарстан дәүләт киңәшчесе, республиканың элекке президенты Миңтимер Шәймиев.

Камил Сәмигуллин шартнамәне яклап чыкты

Камил Сәмигуллин шартнамәне яклап чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Азатлык соравына җавап биреп, Мәскәү татар халкын ишетергә, аның белән исәпләшергә тиеш диде.

Миңтимер Шәймиев туган тел өйрәнүне гаиләгә аударып калдырды

Татарстанның беренче президенты, дәүләт киңәшчесе "татар барда хәтәр бар" дигән гыйбарәне искә төшерде. "Конрессның башкарма комитетын тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Аның эшен сабантуйларга гына калдыруларын хупламыйм", дип белдерде.

"Туган тел мәсьәләсе мөһим. Глобальләшү заманында югалып калмау - безнең бурыч. Татар телен салкап калу борчый һәм борчыячак. Бу - безнең хисләрнең саклану күренеше. Владимир Путин Йошкар-Олада чыгыш ясады, аның сүзләрен аңлап бетермичә төрле фаразлар кылынды. Путин дәүләт рус теленә игътибар итте, анда проблемнар бар. Әйе, мәгарифтә яңа стандартлар барлыкка килергә мөмкин. Белем бирү системы, ысуллары үзгәрәчәк. Туган тел гаиләдә сакланырга тиеш. Татарлар бу эшне үзләре башларга тиеш. Туган телне өйрәнмәү сәясәте юк", диде.

Айдар Галимов: "Татарстан-Русия шартнамәсе кирәк"

Айдар Галимов: "Татарстан-Русия шартнамәсе кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00

Җырчы, Башкортстан парламенты депутаты Айдар Галимов, Азатлык соравына җавап биреп, Татарстан-Русия шартнамәсе кирәк диде.

Җурналистларны пленар утырышка кертмәделәр

Бу корылтайда аккредитацияләнгән журналистларны да пленар утырышка кертмәделәр. Алар өчен Казан Ратушасында туры трансляция оештырылды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов телгә алган Милли Шура конгрессның Башкарма комитетын багачак дип фаразлана. Моңа кадәр Миңтимер Шәймиевне конгресс башлыгы булырга кыстаганнар дигән сүзләр дә булды. Ул әлегә карар итмәгән икән, вазгыятькә карап эш итәчәк диләр. Әгәр делегатлар тәкъдим итсә, Шәймиев Милли Шура рәисе булырга мөмкин. Карап карыйк ни булыр икән...

дәвам

XS
SM
MD
LG