Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессының VI корылтае

2-6 августта Казанда Дөнья татар конгрессының VI корылтае уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

Татарстан президенты исеменнән оештырылган кичке ашта күренеш менә шундый иде.

Концерт номерлары да булды. Монысы табын. Хәмер күренмәде.

Пленар утырыш "Туган тел" белән тәмамланды

Пленар утырыш тәмам. Татарның рәсми булмаган гимны "Туган тел" җыры яңгырый, барысы да аны аягүрә басып җырлый. Президиумдагыларга - хурлык! Казан мэры Илсур Метшиннан башка берсе дә "Туган тел" сүзләрен белми булып чыкты. Халыкка кушылып җырламады түрәләр.

Конгресс корылтаеның пленар утырышы ахырында "Туган тел" җыры
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

Корылтайдан соң барлык делегатлар, кунаклар Татарстан президенты исеменнән оештырлган кичәгә "Корстон"га юл ала. Анда җыр-бию, күңел ачу каралган.

Әллә сайландылар, әллә билгеләнделәр

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов башкарма комитетның да калуын әйтте. Аның көндәлек эш алып барачагын, ә Милли шураның исә стратегия белән шөгыльләнәчәген белдерде. Милли шура рәисенең урынбасарлары - Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ринат Закиров, Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Казакъстанның татар һәм башкорт конгрессы рәисе Тәүфыйкъ Кәримов, Сарытау милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе, федераль милли-мәдәни мохтарият шурасы рәистәше Камил Әбләзов, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина.

Президиумга Милли шураның рәисе, биш урынбасары һәм тагын Фәнир Галимов, Эдуард Ганиев, Фәрит Гыйбадтинов, Фәхретдин Канюкаев, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рәмис Сафин, Марс Тукай, Камәрия Хәмидуллина, Данис Шакиров керде.

Яңа нигезнамәгә караганда, Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисен Милли шура рәисе билгели. Монда яңалык булмас кебек, Ринат Закиров калуга охшаган.

Булды. Васыйл Шәйхразиевнең яңа вазифасы бар. Каршы сүз әйтүчеләрдән бер Бәйрәмова гына күренде. Васыйл әфәнде 1963 елның 3 февралендә Минзәлә районы Сәет авылында туа. Читтән торып юридик мәктәпне тәмамлый. Татарстан вице-премьеры булганчы, Чаллы мэры вазифасын башкарды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Милли шураны җитәкләрлек кеше кирәк, ди. Татарстанның гигант шәһәрен җитәкләгән, Татарстан премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиевне тәкъдим итәм, дип чыгыш ясады ул. Аның белән Мөхәммәтшин дә килеште, Рөстәм Миңнеханов та хуплый дип әйтеп салды. Залдан Бәйрәмова нидер әйтте, әмма ишетелмәде... Күрәсең, ул аның рәислегенә каршы. Мөхәммәтшин аны тынычландырырга тырышып, сүзне мәзәккә борып, "Фәүзия ханым, бик борчылмагыз, татар җанлы кеше, хатыны, гаиләсе татар", диде. Шәймиев тә мәзәккә кереште, "Ике срок эшләгәннән соң мин булырмын", диде.

Оешма өстенә оешма, рәис өстенә рәис...

Конгрессның низамнамәсенә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителде. Башкарма комитеттан тыш, Миңнеханов тәкъдим иткән Милли шура да булырга тиеш диләр. Аның рәисе, биш урынбасары булачак. Милли шура 75 кешедән торачак. Президиумда 15 кеше булачак. Бу үзгәрешләр хуплап кабул ителде.

Бәйрәмовага сүзне бирәселәре килмәсәләр дә ул сөйли. Мөхәммәтшин аның чыгыш ясавына каршы булуга карамастан, ул үз фикерләрен әйтә алды. Татар конгрессы каршында татар халкының хокукларын яклау комитетын булдыруны һәм Бауман урамын Сөембикә урамына алмаштыруны тәкъдим итте һәм резолюциягә кертүне сорады.

"Гармун тартып, пәрәмәч ашап йөрү генә түгел, татар халкы хокукларын яклау кирәк. Тавышка куегыз", диде Бәйрәмова. Фәрит Мөхәммәтшин исә моны Татарстан Дәүләт шурасында карарбыз ди. Резолюциягә аның тәкъдиме керми калды.

Чыгыш ясаучылар чират тора. Австралиядән чыгыш ясарга теләгән делегатның "ерактан килдем" дип басым ясап соравына Фәрит Мөхәммәтшин: "Хәтта җәһәннәмнән килсәгез дә, сүз бирмим!", дип кырт кисте. Ул Татарстан хөкүмәте башлык урынбасары Васыйл Шәйхразиевка сүз бирде. Сүз уңаеннан, Милли шура рәислеге дилбегәсен аңа бирергә мөмкиннәр дигән сүзләр йөри. Аннан соң Фәүзия Бәйрәмова сәхнәгә менде.

дәвам

XS
SM
MD
LG