Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессының VI корылтае

2-6 августта Казанда Дөнья татар конгрессының VI корылтае уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

Ни хикмәт, әмма халык һаман утыра!

Нотык тотучылар күп, барысының да сөйлисе килә. Президиумдагылар да тулы составта утыра. Татар конгерссы уздыра торган чараларның күбесендә Татарстан җитәкчелеге даими катнашып килә, әмма алар нигездә төшкә кадәр генә утыра да китү ягын карый. Ә бүгенге корылтайда Татарстан җитәкчеләре көн озыны утыра.

Европа альянсы кадерлеме, әллә Уфа татарларымы?

Ниһаять, корылтай бетүгә таба якынлашканда Уфа татарларына да сүз бирелде. Казан аларны әнә шулай зурлый. Башта "Европа Альянсын" тыңлыйлар, аннары инде миллион ярым яшәгән төбәк вәкилләре дә сөйли ала...

Башкортстанның "Рамазан" оешмасы рәисе Марат Шәрипов "БСТ" каналында татар тапшырулары, татарлар күпләп яшәгән Уфада татар гимназия-интернаты, балалар бакчалары булмауны сөйләде. Уфада Муса Җәлил, Сәгыйть Рәмиевкә һәйкәл кую, ә Фәридә Кудашева исемен мәңгеләштерү өчен, алар исеме белән урамны атау кирәк диде.

Шәрипов Шартнамәне дә телгә алды. "Ул булмаса, Татарстан Уфа татарларына ярдәм итә алмаячак", диде

Конгрессның матбугат үзәге эшләве "югары бәяләнә"​

Социаль челтәрләрдә ник татар корылтаеннан җанлы трансляция бармый дип аптырашлы язмалар күп. Җыен турында мәгълүмат эзләүчеләр конгрессның матбугат үзәгенең эшләвенә тап булалар.

Tatarlar Deutchland иҗтимагый оешмасы рәисәсе Венера Вәгыйзовага Европа татарлары альянсын мактау вазифасы йөкләнелгән. Ул бу рольне бик хисләнеп башкарып чыкты, вата-җимерә булса да, татарча сөйләде. Вәгыйзова безне Кремль җырын җырлап йөрүчеләр дип сөйләүчеләр дә бар дип әйтеп алды. "Татарстан, Башкортостан татарлары кебек читтә яшәүче татарлар да кадерле" диде ул.

Әле күптән түгел Венера Азатлыкка Европа парламенты тарафыннан Кремльнең Европадагы сәяси коралы дип танылган Россотрудничество белән хезмәттәшлек турында сорауга җавап биреп, үзенең милли эшләрдән читләшеп, читтән генә күзәтеп торачагын, вакыйгаларның алга таба нинди юлдан китәчәген күрергә теләвен белдергән иде. Аңарчы Венера Германиядәге Мәскәү сәясәтен яклаучылар митингында катнашып Русиянең бер пропаганда каналында да чалынган һәм Германиядәге хәлләрне коточкыч итеп сөйләгән иде.

Венера Вагизова
Венера Вагизова

Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев:

"2020 елга татар халкы өчен мөһим ике вакыйга булачак. Аның беренчесе - Татарстанның 100 еллыгы, икенчесе - Русиядәге җанисәп. Җанисәп турында резолюциядә аерым пункт бар. Татарстанның бер гасырлык чарасын Татарстанда гына түгел ә бөтен татар дөньясында зурлап бәйрәм итүне дә корылтай резолюциясенә язу урынлы булыр иде", диде.

Энгел Фәттахов татар телен аралашу теле буларак өйрәтергә чакырды

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов: "Туган телебез сагында ике социаль институт тора - гаилә һәм мәктәп. Татар гаиләсендә балаларның туган телсез үсүе трагедиягә тиң. Мәктәп системында төрле чорлар булды. Күпләр туган телебезнең факультатив рәвештә соңгы дәресләрдә укытылуын әле хәтерли. Хәзер татар теле дәүләт теле статусын алды, мәктәптә укыту өчен тиешле кадрлар әзерләеде, укыту материаллары эшләнде... Татар теле мәктәпләрдә 1-11 сыйныфка кадәр барлык укучылар тарафыннан өйрәнелә. Татар балалары аны туган тел буларак, урыс балалары дәүләт теле статусындагы тел буларак үзләштерә. Татар теле һәм урыс теле бертигез күләмдә укытыла. Республика мәгариф системында республика дәүләт теле һәм туган телләр урыс теле хисабына түгел, ә норматив документлар, үрнәк программалар биргән мөмкинлекләр кысаларында алып барыла. Татарстан фәннәр академиясе һәм КФУ белән Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе әзерләнде һәм кабул ителде. Аның нигезендә телебезне заманча, алдынгы тәҗрибәне куллану системы ята. Төп игътибарны телне аралашу чарасы буларак өйрәтүгә юнәлтергә кирәк".

Чуашстаннан делегат Фәрит Гыйбтадинов сүзне кыска тотты. Ул инде онытылып барган бер инициативаны искә төшерде. Фәрит әфәнде Русиядә икенче дәүләт теле итү кирәк диде. Тагын бер фикере -Татарстан Конституциянең 14нче маддәсен ничек тә саклап калу. Билгеле булганча, бу маддә нигезендә Татарстан читтә яшәүче татарларга ярдәм итә. Делегатларны киләсе елны Сабантуйга да чыкырырга онытмады.

Сарытау татарлары исеменнән чыгыш ясаган эшмәкәр Камил Әбләзов мәктәпләрдә IT технологияләренә нигезләнгән, интерактив уеннар кирәк диде. Ул шулай ук федераль дәрәҗәдә татарның алты хәрефе рәсми рәвештә федераль дәрәҗәдә кертергә кирәк диде. Ул моңа кадәр дә моның мөһимлеге турында сөйләде. "Компьютер, телефоннарга кертелсен, паспорт, туу, үлем таныкларында, башка документларда безнең исемнәрне бозмыйча язылсын", дигән фикердә Әбләзов.

дәвам

XS
SM
MD
LG