Уфада алданган өлешчеләр ачлык игълан итте
Уфада "Меркурий" төзелеш ширкәтеннән фатир алам дип алданган бер төркем өлешче ачлык игълан итте. Алар үз фатирларының төзелеп бетүен инде сигез ел көтә. Өлешчеләр шушы юл белән үз хәлләренә хакимиятләрнең игътибарын җәлеп итәргә өметләнә. Барлыгы 270 миллион сумга алданган 256 гаилә төзелеш ширкәте җитәкчләре мәхкәмәдә акланыр дип шикләнә. Өлешчеләр акчаларын кире кайтарыр яки фатирлараның төзелеп бетүенә ирешү өчен тагы да катгыйрак чараларга барырга әзер булуларын белдерә.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?