Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 03:34

Бөтендөнья татар конгрессының 6 корылтаенда сөйләнми калган чыгыш

Без еш кына төрле мәдәниятләрнең үзара багланышы, үзара шифалы йогынтысы турында сүз куертырга яратабыз. Чыннан да, тарихка күз салсаң да, бүгенге көн күзлегеннән карасаң да, бер генә халыкның мәдәнияте дә үз эченә йомылып яши алмый; безне бүген үз кочагына алган кешелек цивилизациясе гасырлар дәвамында барлыкка килгән культураларның, үзара аралашып, баюы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ләкин әлеге алгарышта төрле мәдәниятләрнең үзара аяусыз көрәшен дә онытмаска кирәк.

Әлбәттә, юкка чыккан бер генә мәдәният тә эзсез гаип булмый, ул үзенең кайбер сыйфатларын – этнографик үзенчәлекме ул, лексик берәмлекме – үзен җиңгән башка мәдәнияткә тапшырып калдыра. Әгәр дә без татар мәдәниятенең җиңелүенә, яки якын арада җиңеләчәгенә эчтән ышаныбыз икән, шушы хәл дә безне юатырга мөмкин...

Ләкин зиһене сау кеше моңа юанып, кул кушырып утыра аламы? Юк, мөгаен. Бигрәк тә без, татарлар. Без бит гадәттә үз-үзебезне мактап лаф орырга яратабыз: без бөек, без тырыш, без зиһенле; һич югы, без хәйләкәр, дибез.

Милли мәдәниятнең иң төп күрсәткече нәрсәдә? Сәер сорау, шулай бит? Ләкин сез дә – һәрберегез! – кулын йөрәгенә куеп, әлеге сорауга риясыз җавап бирер идегезме икән? Ара-тирә югары мөнбәрләрдән дә гел ишетелеп тора бит: милләтне, янәсе, тел түгел, ә үз-үзеңне кем итеп сизү билгели. Үз-үзеңне кем итеп сизү зур нәрсә, әлбәттә, ләкин бер кечкенә генә искәрмә бар: үз-үзеңне татар итеп сизгәч, татар халкының бер вәкиле итеп санагач, шул халыкка хас телне өйрәнергә сиңа нәрсә комачаулый?

Үзен һич тә татар дип сизмәгән япон егете Юто Хисиама яисә алман Михаэль Фридерих бер ел да тулмастан татар телен камил итеп өйрәнә

Үзен һич тә татар дип сизмәгән япон егете Юто Хисиама яисә алман Михаэль Фридерих бер ел да тулмастан татар телен камил итеп өйрәнә, ә менә безнең әлеге “милли идентификация” белгечләренә, үзләрен татар дип сизү осталарына нәрсә комачаулый? Начар биючегә мишәйт иткән әйберме?

Әлбәттә, телен җуйган, ләкин “милли идентификация”не, ягъни үзебезчә әйтсәк, милли үзаңны саклап калучы халыкларны да тарих белә. Артык еракка китмичә, үзебезнең польша-литва татарларын да искә алу җитә. Аларның һәмишә үзләрен “татар” дип атауларында ислам дине сәбәпче булган, диләр. Шулайдыр. Инде дүрт йөз еллар элгәре телләрен җуеп та татар исемен горур йөрткән кардәшләребезгә сокланмый мөмкин түгел. Ләкин... кайда аларның татар мәдәниятендә урыны? Кайда аларның фольклоры, кайда этнографик үзенчәлекләре, кайда әдәбиятлары, музыкасы, театры?

Тел җуела икән, тора-бара милләтне милләт иткән барлык атрибутлар да юкка чыга.

Әмма бер хакыйкать бар: бер генә халык та тарих сәхнәсеннән үзе теләп, тик торганда гына юкка чыгарга теләми. Һәр халыкның, аерым кеше кебек үк, үз йөзен саклыйсы килә, гасырлар аша аңа кадәр килеп җиткән мәдәни мирасны киләчәк буыннарга тапшырасы килә.

Баласын урыс мәктәбенә биреп, тиздән аны зур чиновник һәм оста ришвәтче итеп күз алдына китергән бер татар хатыны миңа: “Мин баламны татар мәктәбенә генә бирер идем, тик, кызганыч, анда татар телендә укыталар,” дигән иде.

Ерак чорларны искә төшерергә теләмим, патша заманында халкыбызның нинди милли һәм дини изелүгә дучар булуын сезнең күбегез беләдер. Ләкин ачыктан-ачык золым шул ук кимәлдә каршылык та тудыра. Кешенең табигате шундый. Шунысын да әйтергә туры килә: патша хөкүмәте – нинди генә аяусыз булмасын – астыртын мәкергә бармаган, сезне чәчәк аттырабыз, дип, тамырларыбызны яшертен кисмәгән, икейөзлеләнеп маташмаган.

Башта аларны урысча укырга мәҗбүр итик, дигән ул, соңрак алар үзләре үк чукыначак

Йомшак җәеп катыга утырту рәвешендәге яңача дини-милли золым 19 гасыр ахырында гына башлана. Аның чын асылын обер-прокурор Победоносцев бик төгәл әйтеп биргән: башта аларны урысча укырга мәҗбүр итик, дигән ул, соңрак алар үзләре үк чукыначак. Без мондый сәясәтнең нәтиҗәләрен бүгенге көннәрдә яхшы күрәбез.

Большевикларның Октябрь фетнәсен татарның күп иҗтимагый эшлеклесе хуплап каршы ала. Чөнки Ленин һәм аның тарафдарлары, астыртын максатлары башка булса да, урыс булмаган халыкларга милли үзбилгеләнү хокукын вәгъдә итеп властька килгән. Дөресен әйткәндә, ватандашларның үзара сугышында большевикларның җиңүе әлеге вәгъдәгә барып тоташа да. Унитар дәүләт төзү идеясен байрак итүчеләрнең һәммәсе ахыр чиктә тар-мар ителә. Йөз елдан соң да без, ә иң мөһиме, унитар дәүләт төзергә хыялланучылар, моны гел хәтердә тотарга тиеш.

Ватандашлар сугышы тәмамлангач, 1921 елның 25 июнендә, бер ел элек кенә оешкан Татар совет социалистик республикасында Татар телен гамәлгә кую үзәк комиссиясе төзелә. Аны гадәттә РТЯ дип атап йөрткәннәр, ягъни Реализация татарского языка. Идел буенда коточкыч ачлык башлану сәбәпле, комиссия үз эшенә бер елдан соң гына ныклап тотына.

Сүз уңаеннан әйтик, әлеге комиссия белән Татарстанның Үзәк башкарма комитететы (ТатЦИК) рәисе үзе җитәкчелек иткән. Өч ел дәвамында комиссиянең даими сәркатибе булган Галимҗан Шәрәфне дә бүген хөрмәт белән искә алырга тиешбез.

Будет ли это татарин или другой национальности, он должен обслуживать татарское население

1926 елның декабрендә узган 12 өлкә партия конференциясендә ясаган чыгышында Татар республикасының партия җитәкчесе Мендель Хатаевич болай белдерә: “Имеется постановление обкома о том, что в отношении наших правительственных и общественных организаций должны быть проведены мероприятия в сторону установления конкретного перечня должностей, которые должны заняты людьми, владеющими татарским языком, но независимо, будет ли это татарин или другой национальности, он должен обслуживать татарское население. Если они не усвоят татарский язык, то должны будут уйти с работы. Это мы считаем правильным, и нужно в течение 1927 года провести в жизнь.” Күрәсезме, Хатаевич бер ел эчендә акылга сау теләсә кем (шул исәптән чиновниклар да) татар телен өйрәнә ала дип санаган, чөнки ул аны үзе ярты елда өйрәнгән.

Биш ел тирәсе гамәлдә булуына карамастан, әлеге проектның нәтиҗәләре искиткеч. Өч меңнән артык дәүләт хезмәткәренең татарчага өйрәнүен дә әйтү җитә кебек. Татар теле, урыс теле белән беррәттән, шул кыска гына арада чып-чынлап дәүләт теленә әверелә башлый.

1947-1948 уку елында да Татарстан мәктәпләрендә укучы 231 мең татар баласының 218 меңе, ягъни 95% милли мәктәпләрдә укый

Сталинның “Бөек борылышыннан” соң эшләр тагын кирегә китә. Ләкин әле 1947-1948 уку елында да Татарстан мәктәпләрендә укучы 231 мең татар баласының 218 меңе, ягъни 95% милли мәктәпләрдә укый. Сталин үлгән елны бу сан инде 85% тәшкил итә.

Дөрес булса, хәзер ана телендә укучы татар балалары 35% диләр... Дөрес булса, дим, чөнки татар гимназияләре, лицейлары дип аталган мәктәпләрнең күбесендә урыс телендә белем бирүләрен Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе үк раслады.

Хрущев совет халкына сиксәненче елларда коммунизм вәгъдә итеп кенә калмый, анда бер генә телдә сөйләшәчәкләр дип тә белдерә. Аның нинди тел икәнен әйтеп тормыйм. 1948-1958 еллар аралыгында 200 татар мәктәбенең ябылуын гына әйтергә мәҗбүрмен. Ә бүген соңгы ун елда гына ябылган татар мәктәпләренең Русия күләмендә меңнән ашуын әйтеп тору кирәк микән?!

Ул заманда мондый хәл татар зыялыларында, бигрәк тә, язучыларда, зур ризасызлык тудыра. КПССның Татарстан өлкә комитетына җитәкче булып Семен Игнатьев килгәч, обкомның идеология секретаре Камил Фасиев ярдәмендә, алар аңарда теләктәшлек табалар. Эш обком бюросына, аннары пленумына барып җитә.

Менә Игнатьевның 1958 елның 28 апрелендә сөйләгән чыгышыннан өзек: “Мне стало страшно – я впервые за все время работы в национальных республиках (ә ул аңарчы Үзбәкстанда, Беларуста, Бурятиядә, Башкортстанда эшләгән булган, төрки телләрдә аралаша алган) встретился с таким положением, как здесь – неуважение к родному языку, отсутствие поддержки его, плохая работа по его развитию, совершенствованию, руководящие кадры стесняются говорить на родном языке, даже когда обязательно надо.”

бүген җитәкчеләрнең татар теленнән кыенсынуы турында әйтеп булмыйдыр, алар аны бары кирәксенми һәм күбесе әлифне дә таяктан аермый...

Әйтерсең лә бүгенге көн турында сүз бара! Бер генә аерма бар, бүген җитәкчеләрнең татар теленнән кыенсынуы турында әйтеп булмыйдыр, алар аны бары кирәксенми һәм күбесе әлифне дә таяктан аермый...

Шунысын да искә алырга кирәк, илленче елларда өлгергәнлек аттестатына татар теле һәм әдәбиятыннан дәүләт имтиханы тапшыру бетерелә (бу сезгә берәр нәрсәне хәтерләтәме?), махсус урта белем бирүче уку йортларында милли төркемнәр юкка чыгарыла. Чыгыш ясаучылар татар теленең дәрәҗәсе төшүен татар мәктәпләрендә белем бирү системының гаять начар булуында, урыс мәктәпләре белән чагыштырганда татар мәктәп биналарының заманга ярашсызлыгында, матди базаның кимлегендә күрәләр. Нәтиҗәдә татарлар берсеннән берсе уздырып балаларын урыс мәктәпләренә илтә. Алмасалар, Мәскәүгә әләк яза. Бу сезгә кайсы заманны хәтерләтә? Кабатлыйм – бу 1958 ел.

Бүген без татар теленең кимәлен, дәрәҗәсен ни белән билгелибез? Без аны үз йөрәгебез югарылыгында билгеләргә тиеш! Мәскәүдән татар теленә мәхәббәт көтү – юләрлек. Гасырлар дәвамында безне эретеп юкка чыгарырга омтылганнар. Без шуны аңларга тиеш: татар телен бездән башка беркем дә югары күтәрмәс! Чөнки безнең атамабыз татар, һәм телебез дә татарныкы булырга тиеш. Әгәр аның дәрәҗәсе түбән икән, моңа иң беренче нәүбәттә үзебез гаепле.

Һәркем үз-үзенә сорау бирергә тиеш: татар теле, татар әдәбияты, татар мәдәнияте яшәсен өчен мин әле нишләдем? Татар милләтен дөньяда таныту өчен мин нишләдем? Юк, мин беләм, милләтне дөньяга таныту һәркемнең дә хәленнән килми; һич югы балаңа, оныгыңа татарча өйрәт, һич югы берәр татар газетына, журналына языл (әнә аларны “Татмедиа” дигән сәер оешма ничек матурлап, бөртекләп чыгара, шуңа тиражлары да бөртек-бөртек), татар театрына бар... Юк, без кыл да кыймылдатмыйча, ниндидер гамәл кылганнарны, нидер эшләгәннәрне тәнкыйтьлибез. Тәнкыйть – кирәкле шәйдер, дигән Тукай. Шәен шәй, ләкин ни хакына? Син үзең нәрсә тәкъдим итәсең? Милли мәдәният хакына гына булса да үзең ни эш кырдың?

Куенда таш йөртмик, иң беренче гамәл итеп, аны Татар диварына салыйк. Биегрәк булсын!

Бүгенге шартларда милли ихтыяҗны кычкырып әйтер өчен дә кыюлык кирәк.

Көймәбез вакыт дәрьясыннан йөзеп бара. Кем әйтмешли, уңга артык ишсәң, ул борынын сулга борачак, сулга артык ишсәң, уңга борылачак. Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк, дип бер урында утырырга ярамый, әлбәттә. Чама белеп ишәргә, чоңгылларны урап узарга, кабаланмыйча салмак кына алга барырга кирәк. Хакыйкать безнең якта.

Ркаил Зәйдулла
Язучы

"Конгресс мөнбәре" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG