Бу хакта фәрманны Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов имзалады.
"Бөре районының Үгез авылында куркыныч фаҗига булды, янгында тугыз кеше һәлак булды. Биш бала. Яхшы гаилә, ире, хатыны, дүрт баласы. Кунаклар да килгән булган, күршеләре кергән. Бик авыр хәл. Туганнарының кайгысын уртаклашам", диде Хәмитов.
Бөре районы башлыгына һәлак булучыларны җирләүдә ярдәм күрсәтергә кушылды.
Үгез авылындагы агач йортта янгын 7 августка каршы төндә Казан вакыты белән сәгать беренче яртыларда чыккан. Фаҗига нәтиҗәсендә тугыз кеше, шул исәптән биш баланың гомере өзелгән, диелә республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәрендә.
Исән калган бер хатынның ире һәм өч баласы һәлак булган, дип яза ufa1.ru. Портал мәгълүматынча, шулай ук янгында яшь ана һәм аның ике баласы һәлак булган. Күптән түгел гаскәр хезмәтеннән кайткан яшь егетнең дә гомере өзелгән, диелә.
Өч кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Яралылар Бөре район хастаханәсенә китерелгән, ярдәм күрсәтелгәннән соң берсе өенә озатылган. Хастаханәгә салынучылар арасында балалар юк, дип җиткерә төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.