Башкортстанда бер өй янып тугыз кеше һәлак булды, бишесе – бала
Башкортстанда 7 август – матәм көнө. Бөре районы Үгез авылында дүшәмбегә каршы төндә бер өй янып тугыз кеше, шул исәптән биш бала һәлак булды. Гаилә авылда үрнәк иде, җитеш тормышта яши иде дип искә ала авылдашлары. Баштарак янгын электр чыбыкларында кыска ялганыш сәбәпле чыккан дисәләр, соңрак ут тәмәкедән кабынган булырга мөмкин дигән фараз да барлыкка килде. Әмма тикшерүчеләр әлегә аларның берсен дә расламый. Алар җентекле тикшерү уздырачак. Янгында һәлак булганнар сишәмбе җирләнә.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган