Accessibility links

сишәмбе, 19 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:00

"Конфедерация уеннарында балык шулпасы тәкъдим итү Татарстан президенты идеясе"


Татарстанның туризм комитеты рәисе Сергей Иванов Казанда үткән Конфедерация уеннарында зурлап балык шулпасы тәкъдим итү республика президенты һәм Русия балыкчылык идарәсе башлыгы идеясы булуын әйтте. Бу Азатлыкның нигә читтән килгән кунакларга республиканың үз милли ризыклары тәкъдим ителмәде дигән сорауга җавабы иде.

10 август Казанда ресторан бизнесы һәм Татарстанның кунаклар кабул итү дәрәҗәсе үсешенә багышланган матбугат очрашуы узды. Азатлык хәбәрчесе республиканың туризм комитеты рәисе Сергей Ивановтан татар милли ашларын туристларга танытуда төгәл ниләр эшләүләре, җәй башында узган Конфедерация уеннарында ни өчен балык шулпасын зурлап тәкъдим итүләре белән кызыксынды.

– Сергей әфәнде, үзегез Казанда кайсы рестораннарда еш буласыз һәм нинди ризыкка (милли аш-суга) өстенлек бирәсез?

– Чынлыкта, мин төрле ризыклар яратам. Әмма беренче урында каклаган каз. Ашау күп очракта кәефтән тора, шуңа күрә ресторан рекламалау дөрес булмас. Милли ризыклардан сез бик бастырып сорагач әйтим, каклаган казны үз итәм. Стрит форматтагы кафеларга да, бер яисә берничә төрле кухнялы ашау урыннарына да йөрим.

Чит илдән килгән кунаклар Казанда дөньяның барлык милли ризыкларын да татып карый ала диярлек

Чит илдән килгән кунаклар Казанда дөньяның барлык милли ризыкларын да татып карый ала диярлек. Искәрмә булып бик сирәк очрый торган экзотик ризыклар булырга мөмкин. Әйе, экзотик рестораннар әле Татарстанда югары дәрәҗәдә дип әйтеп булмый. Гомумән Казан әлегә пешекчелек, аш-су (кулинария) башкаласы түгел, ләкин без Европа, татар, рус, грузин, Америка ризыкларын тәкъдим итеп, моңа омтылабыз.

Татар милли ризыкларын туристларга таныту өчен конкрет нинди эшләр башкарасыз?

– Беренчедән, без өч ел рәттән Казан мэриясе белән берлектә “Тәмле Казан” фестивален үткәрәбез. Әлеге чараның асылын татар милли аш-суына юнәлтергә тырышабыз. Республиканың әлеге өлкәдә үз өстенленләре бар. Икенчедән, без милли татар ризыкларына бәйле булган туристик проектлар белән эш итәбез, аларга үсәргә ярдәм итәргә тырышабыз. Мәсәлән, “Тәмле булсын”, “Тәмнәр Казаны (“Казань вкусов”) кебек яңа проектларда туристлар, Казан белән беррәттән, татар ашлары белән дә якыннан таныша, алар белән бәйле төрле мастер-классларда катнаша. Безнең максат – чит илләрдән килгән кунакларга милли татар ризыгын бренд буларак тәкъдим итү.

Кунакларда, гомумән халыкта милли ризыкка ихтыяҗ бармы?

Чит ил аш-суына багышланган күп кенә рестораннарда менюда татар ризыклары белән аерым битләр бар

– Һичшиксез. Мисал өчен, бүген Бауман урамындагы һәр кафе-ресторан диярлек татар милли ризыкларын тәкъдим итә. Әлбәттә, аларның дәрәҗәләре бер үк баскычта түгел. Ләкин, шуңа да карамастан, милли ашлар булган туклану урыннары арта. Хәтта чит ил аш-суына багышланган күп кенә рестораннарда менюда татар ризыклары белән аерым битләр бар. “Түбәтәй”, “Кыстыбый” кебек кафелар татар милли аш-суын үстерүдә аерым урын алып тора.

– Әмма ни өчен Казанда үткән Конфедерация беренчелегендә туристларга Татарстан президенты катнашында зурлап балык шулпасы тәкъдим ителде? Ул бит милли ризык түгел иде.

Татарстанга килгән халык бары тик без өйрәнгән гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый, зур бәлеш кебек стандарт ит һәм бәрәңге ризыгын гына ашарга тиеш түгел бит. Бу үзенә күрә яңа проект булды. Без аны күтәреп алдык. Республикада төрле балыклар үрчетелә, балыкчылык бар. Аларны да халыкка танытырга кирәк.

Бу идея Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия балыкчылык идарәсе башлыгы тәкъдиме белән туды. Максатыбыз азык-төлек өлкәсендә, балыкмы ул, камыр ризыгымы, итме, үзебезнең җирле җитештерүчеләрнең продукциясен таныту һәм популярлаштыру.

XS
SM
MD
LG