Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Русия җитәкчелегеннән Сервер Караметовны иреккә чыгаруны сорый


Сервер Караметов
Сервер Караметов

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Русия җитәкчелегеннән Паркинсон авыруыннан интегүче 76 яшьлек Кырым кешесе Сервер Караметовны иреккә чыгаруны таләп итә. Караметов кырымтатарларны эзәрлекләүләргә каршы ялгыз пикетка чыкканы өчен 10 тәүлеккә административ сак астына алынган иде.

Кырымтатар Сервер Караметов Акмәчеттә аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән югары мәхкәмәсе янында сәяси тоткын Ахтем Чийгозга һәм башка сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыккан иде.

Сәламәтлеге начар хәлдә булган өлкән яшьтәге кешене кулына палкат тотып басып торганы өчен рәшәткә артына утырту – Русия хакимиятенең кырымтатар активистларына каршы гамәлләренең яңа "гротеск мисалы", ди Amnesty Internationalның Украина бүлеге җитәкчесе Оксана Покальчук. Аның сүзләренчә, Караметов кичекмәстән иреккә чыгарылырга тиеш.

8 августта Караметовны кулга алу вакытында төшерелгән видеоязмада күренгәнчә, кулдан язылган плакат тоткан өлкән яшьтәге ябык кына ирне дүрт полиция хезмәткәре машинага тартып алып бара. Соңрак, 9 августта Акмәчетнең Железнодорожный районы мәхкәмәсе хөкемдары Караметовны полициянең "канунлы таләпләренә" буйсынмауда гаепле дип таный.

Сак астына алудан тыш, Сервер Караметовка 10 мең сум күләмендә штраф түләтү карары да чыгарыла. Уртача айлык хезмәт хакы 11 мең сум булган Кырымда мондый сумманы түләү өлкән кеше өчен авыр булачак.

1 августта Ахтем Чийгоз эшендә мәхкәмә тикшерүе тәмамланды. Прокурор сепаратизмда гаепләнгән кырымтатар Мәҗлесе рәис урынбасарына 8 ел төрмә җәзасы бирүне сорый.

XS
SM
MD
LG