Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:23

12 август төненнән Татарстаннан төркемнәр хаҗ кылырга юл ала башлады. Икътисади кризис булса да, изге сәфәргә баручылар саны арта бара дип белдерә юллама сатучылар.

13 август иртәсендә Татарстан мөфтиятенә караган "ДУМ РТ Хаҗ" ширкәте оештырган 47 кешелек икенче төркем Мәккәгә хаҗ кылырга юл алды. Быел Татарстанга 1700 хаҗ квотасы бирелде. Булачак хаҗилар очкыч белән башта Мәскәүгә, аннан Дубайга, Дубайдан исә автобуслар белән Согуд Гарәбстанына барачак.

Быел Русиядән хаҗга барырга теләүчеләр арткан. Әгәр узган елларда Согуд Гарәбстаны биргән квотаны Русия тутыра алмаса, быел урыннар җитмәгән. Шул сәбәпле Русия Согуд Гарәбстаныннан өстәмә урыннар сораган. Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов сүзләренчә, узган ел Русиягә 16 мең урын бирелсә, быел 23 мең 500гә җиткергәннәр. Гомумән, Русиягә генә түгел, ә башка илләргә дә квоталар арттырылган. Чөнки элегрәк Мәккә мәчетендә төзекләндерү сәбәпле, квоталар киметелгән иде.

Татарстаннан хаҗга барырга теләүчеләр дә нык арткан. "ДУМ РТ Хаҗ" комитетыннан белдерүләренчә, республикага 1200 квота бирелгән, әмма ул җитмәгән һәм шул сәбәпле өстәмә сораганнар. Нәтиҗәдә 1700 кеше барачак.

Очкычка утырыр алдыннан хаҗ кылу тәртибен искә төшерәләр
Очкычка утырыр алдыннан хаҗ кылу тәртибен искә төшерәләр

"ДУМ РТ Хаҗ" комитеты матбугат сәркатибе Азатлыкка белдерүенчә, хаҗга баручыларның барысы да махсус белем алган. Бәяләргә килгәндә, быел эконом белән стандарт програмнар булдырылган. Эконом – ярты юлны очкычта, ярты юлны автобуста узасы. Бу програмга туклану кермәгән.

“Эконом" юлламаларны сезон башында, ягъни узган ел азагыннан 100 мең сумга алып була иде, соңрак инде 125 мең сумга җитте. "Стандарт" програмга Мәккәгә кадәр туры очкыч, туклану белән транспорт та кергән. Анысы сезон башында 200 мең сумга алып була иде, хәзер – 230 мең сум”, диделәр матбугат хезмәтендә.

Узган елның көзеннән хаҗга юлламаларны махсус килешү нигезендә бурычка да алып булган. Аны алучылар ай саен 10 мең сум түләп торачак дип килешенгән. Күпләр мондый мөмкинлектән файдаланган.

Бәяләргә килгәндә, узган елдан аерма юк. Быел хаҗга барырга теләүчеләр күп булган. Урын җитмәгәч, киләсе елга исемлеккә туплый башлаганнар. Социаль челтәрләрдә дә квота җитмәүгә зарланучылар бар.

"ДУМ РТ Хаҗ" комитеты урынбасары Илдус Сабитов белдерүенчә, хаҗга юл алачак Татарстан мөселманнарының яртысыннан күбрәге Казаннан, ә калганнары Мәскәүдән оча. Шулай ук баручыларның 30% – яшьләр (40 яшькә кадәр), 60% – өлкәннәр (40 яшьтән артучылар), 10% – кабат баручылар.

“Хаҗга бәйле утырышта барырга теләүчеләр шулкадәр күп булыр дип һич уйламаган идек”, диде Аббясов "Татар-информ"да хаҗга багышланган видеокүпер барышында.

Аның сүзләренчә, быелгы хаҗ иң кызу вакытка туры килә. Температура хәтта 50 градуска җитә. Шулай ук узган ел белән чагыштырганда мөселманнар саны да күбрәк булачак, чөнки Согуд Гарәбстаны элекке квоталарны кире кайтарган.

Азатлык элек хаҗда булганнар белән сөйләшеп, әлеге сәфәрдән соң тормышларында булган үзгәрешләр белән дә кызыксынды.

Сөмбел Вәлиди
Сөмбел Вәлиди

Сөмбел Вәлиди, хәйрия ошмасы хезмәткәре: Хаҗга беренче тапкыр әти белән, аннары ирем белән бардым. Беренче тапкыр барганда хисләр ташкыны биләп ала. Аны сүз белән аңлатып булмый,анда чакта да, кайткач та үземне белмичә очып йөрдем. Мине изге сәфәрдә булган кеше генә аңлый ала. Эйфория аркасында барысын да төгәл үтәдемме икән дип уйладым, аннары ирем белән барганда моңа күбрәк игътибар иттем, канәгать булып кайттым.

Әгәр тагын бер тапкыр барырга мөмкинлек булса, мөселманнар моны кулдан ычкындырмасын. Хаҗда кылган барлык догалар кабул булды. Дөньялыкта да, ахирәттә дә хәерле эш сорадым. Бу тормышка ашты, мин хәйриячелек белән шөгыльләнгән оешмада эшлим. Хәерле ир, балалар сорадым. Бусы да кабул булды. Абыем, апа гаиләсенә бәйле сорауларымны да Аллаһ Тәгалә үтәде.

Исламия Мәхмүтова
Исламия Мәхмүтова

Исламия Мәхмүтова, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры артисты: Без изге сәфәргә 2007 елда алты кеше бардык. Ирем Хәлил, хезмәттәшебез Наил Шәйхетдинов та бар иде. Алар икесе дә мәрхүм. Безне Согуд Гарәбстаны патшасы чакырды. Кунак булып баргач, яшәү урыны да булды, ашау-эчү мәсьәләсе дә хәл ителгән иде. Әмма кунак булсак та, бөтен йолалаларны үтәдек. Мин хаҗга барганчы ук намазга бастым, анда җиңел булды. Ялганламыйм, дин нигезендә, барлык шартларны туры китереп, яшим дип әйтә алмыйм. Иң мөһиме – Аллаһ Тәгаләгә инануым. Теләкләрем якыннарыма бәйле иде, алар тормышка ашты дип саныйм.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG