Accessibility links

якшәмбе, 20 август 2017, Казан вакыты 16:21

8 август көнне биткоин курсы 23 процентка үсеп, үз рекордын яңартты. Хәзер бер биткоин бәясе 3,4 мең доллар тәшкил итә. Азатлык биткоин һәм крипто-акчаның нәрсә икәнен аңлатып, 5 сорауга гади җавап бирә.

1. Биткоин нәрсә ул һәм кайдан барлыкка килде?

Биткоин – яңа буын информацион акча берәмлеге. Ул интернетта булдырылган. Аны беркем контрольдә тотмый, Үзәк банкы яки акча берәмлеген көйләүче оешма юк. Биткоиннарны кәгазьгә бастырмыйлар, аның белән түләү интернет аша гына башкарыла ала.

Биткоин Сатоши Накамото исемле кеше яки төркем тарафыннан булдырылган. 2010 елда беренче тапкыр биткоинга реаль тауар сатып алганнар: америкалы Ласло Ханеч 10 мең биткоинга 2 пицца сатып алган (бүген 10 мең биткоин якынча 34 миллион долларга тиң). 2015-2017 елларда биткоин бәясенең кинәт үсүе бу акча берәмлегенә игътибарны нык арттырды, бу башка төрле крипто-акчаның барлыкка килүенә китерде.

2. Крипто-акчаларны ничек эшләп була?

Биткоин нигезендә бернинди реаль акча тормый, ул математикага нигезләнгән. Биткоинны булдыру майнинг дип атала, һәм аны булдыруда теоретик яктан һәр кеше катнаша ала. Моның өчен компьютерда махсус скриптны эшләтергә кирәк. Башта бу скрипт никадәр күбрәк эшли, шулкадәр күбрәк биткоин булдырыла принцибы эшләгән. Скрипт блокчейн дип аталган транзакцияләр базасына яңа блок өстәсә, моның өчен биткоиннар бирелә иде.

Бишкәктә биткоин банкоматы
Бишкәктә биткоин банкоматы

Бүгенге көндә бу эшкә зур ширкәтләр дә кушылган һәм алар бу эшкә көчле чипларны җиккән. Ягъни, гади компьютер алар янында конкурентлыкка сәләтле түгел. Шулай да, даими рәвештә башка крипто-акчалар барлыкка килә. Күп кеше бүгенге көндә инде аларның майнингы белән шөгыльләнә. Тик ул крипто-акчаларның уңышка ирешә алу-алмавы билгесез. Әлегә биткоин иң уңышлы крипто-акча булып кала.

Шулай ук биткоиннарны биржада сатып яки алып була. Бу очракта кешеләр башка акча берәмлекләре кебек үк, биткоинның бәясе үсү-төшүе белән эш итә.

3. Биткоинны дәүләтләр таныймы?

Төрлечә. Мисал өчен, Япониядә биткоиннар рөхсәт ителә һәм канунлы түләү ысулы буларак танылган. Кытай кебек кайбер илләрдә банкларга биткоин белән эш итү тыелган, ләкин физик затлар аларны куллана ала. Күпчелек илдә исә биткоин белән эш итү әлегә хокукый яктан аңлатылмый, аның белән сәүдә итүгә салым салынмый.

Русиядә биткоиннарга караш төрле. Аерым оешмалар тарафыннан аны тыю турында тәкъдимнәр бар. Рәсми затлар исә бу крипто-акчаны өйрәнергә кирәк дип белдерә. Сбербанк башлыгы Герман Греф фикеренчә, биткоиннарны тыярга ярамый, аларны өйрәнеп, крипто-акчаларны көйләү механизмнарын булдыру кирәк.

Биткоин белән түләп булуны аңлатучы тамга
Биткоин белән түләп булуны аңлатучы тамга

4. Биткоин белән түләп буламы?

Әле берничә ел элек биткоин белән түләү очраклары бик сирәк булса, хәзер инде биткоин белән түләп булган урыннар күбәя бара. Төрле илләрдә һәм шәһәрләрдә биткоин белән төрле кибетләрдә, кафе-рестораннарда, кием кибетләрендә түләп була. Хәтта биткоин банкоматларын да табып була.

Прагадагы бер барда биткоин белән түләгән очракта хәтта 10 процент ташлама да ясала. Бар хуҗасы нигә биткоин белән түләүләрне кабул итәргә булуы турында Азатлык соравына җавап биреп, бу акча белән бик нык кызыксынуын, аның киләчәге өметле дип исәпләвен, шуңа күрә аларны җыюын белдерде.

Прага барында биткоин белән түләүчеләргә 10 процент ташлама
Прага барында биткоин белән түләүчеләргә 10 процент ташлама

5. Крипто-акчаларның киләчәге бармы?

Моны, әлбәттә, бер белгеч тә төгәл әйтә алмый. Бу төр акча чикләүсез, аноним булу сәбәпле, аның аша легаль булмаган тауарлар, салымсыз эш итү башкарыла ала. Шуңа кайбер дәүләтләрдә (шул исәптән, АКШта) аны тыю тәкъдимнәре бар, белгечләр бу мөмкинлекне кире какмый.

Аерым финанс оешмалар исә биткоиннарның спекулятив куык булганын, финанс пирамидага нык охшаганын әйтә. Әйтик, Европа Үзәк банкы әлегә биткоинның эш системы финанс пирамида булмавының дәлилләре юк дип белдергән иде.

Танылган АКШ эшмәкәре Уоррен Баффет фикеренчә, биткоин – акча берәмлеге түгел. "10-20 елдан биткоиннар юкка чыкса, мин гаҗәпләнмәм", дип белдерде ул. Аның кебек фикерләүче эшмәкәрләр һәм белгечләр күп. Башкалар исә крипто-акчаларны киләчәк дип атый һәм аларны үстерергә чакыра. Ахыр чиктә нәрсә булачагын фаразлап булмый, әлегә исә биткоин үсеш кенә кичерә.

[ Яңарту. 13 август көнне биткоин яңа тарихи рекордка иреште. Бер биткоин бәясе 4 мең доллардан артты. Тәүлек дәвамында бу криптоакча курсы 10 проценттан артты. ]

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG