Accessibility links

якшәмбе, 20 август 2017, Казан вакыты 16:29

Татарстан язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Рәмис Әймәт "Китап бистәсе" фестивале китап укудан читләшкәннәрне матур әдәбиятка тарту өчен оештырылды дип әйтә. Чарада кеше күп түгел иде.

12 август Казанның Иске татар бистәсендә "Китап бистәсе" ярминкә-фестивале үтте. Биредә унлап урында, күпчелегендә татарча китаплар саттылар. Теләгәннәр матур әдәбият белән күчмә китапханәгә кереп таныша да алды. "Китап бистәсе"н Иске татар бистәсе идарәсе, Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре оештырды. Рифә Рахман, Флера Тарханова, Фәрит Яхин, Рәмис Әймәт – барлыгы унлап каләм иясе сәхнәдән үз иҗатлары белән дә таныштырды.

"Китап бистәсе" фестивале
"Китап бистәсе" фестивале

​11 сәгатьтә фестивальдә кеше бик аз иде. Бу чара хакында мәгълүмат булмады диярлек. Татарстан язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Рәмис Әймәт сүзләренчә, берлек бу хакта үзенең сайтына язган һәм белдерүләр дә эленгән булган. "Язучыларга хәбәр ителде, әмма җәй булгач, кемдер ялда, кемдер бакчада", диде Рәмис әфәнде.

Әймәт сүзләренчә, "Китап бистәсе" фестивале китап укудан читләшкәннәрне матур әдәбиятка тарту өчен оештырылган.

"Хәзер интернеттан китап укучылар күбәя, әмма интернетка караганда китапның тәэсире көчлерәк. Язучылар китапка тарту өчен районнардагы мәктәпләрдән кайтып керми. Татар китабын укуга соңгы елларда татар мәктәпләре, татар сыйныфларының ябылуы нык тискәре йогынты ясый", ди Әймәт.

“Китап бистәсе” фестивале
“Китап бистәсе” фестивале

Казан үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәре Ләлә Төхфәтуллина сүзләренчә, башкалада 50 филиаллары бар. Бер китапханәдән алган китапны өйләренә якын филиалга тапшыру мөмкинлеге булуны да әйтте ул.

"Үзәк китапханәдә булган кадәр татар китабы филиалларда юк. Соңгы өч ел эчендә бездә китап укучылар артты, чөнки Рәмзия Габделхакова, Халисә Ширмән, Зифа Кадыйрованы халык яратып укый", ди Төхфәтуллина.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG