Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Караметовны яклап пикетка чыккан активистлар тоткарланды


Акмәчеттә Караметовка ирек таләбе белән пикетка чыккан активистларны тоткарлау, 14 август 2017
Акмәчеттә Караметовка ирек таләбе белән пикетка чыккан активистларны тоткарлау, 14 август 2017

Кырымның Акмәчет шәһәрендә 76 яшьлек кырымтатар активисты Сервер Караметовка теләктәшлек белдереп ялгыз пикетлар узды.

14 август Акмәчеттә Кырымның Мәскәү Кремле контролендәге Югары мәхкәмәсе янында кырымтатар активисты Сервер Караметовка теләктәшлек пикеты булды. Ялгыз пикетка чыккан ир кулына "Путин, безнең балалар террорчылар да, экстремистлар да түгел" дигән язу тоткан иде.

Бу пикетка кадәр Акмәчетнең шәһәр шурасы янында Караметовка теләктәшлек белдергән ике пикет узды. Протест чаралары Кырым хөкүмәте, парламент бинасы янында да үтте.

Адвокат Эдем Смедляев сүзләренчә, Ярикул Давлатов, Александр Дьяченко, Сейтумер Сейтумеров, Селим Тейфуков, Осман Аблаев тоткарланган. Соңрак тоткарланганнарның берничәсен: Александр Дьяченко, Сейтумер Сейтумеров, Селим Тейфуковны азат икткәннәр. Өлкән яшьтәге Ярикул Давлатовны Тимер юл район мәхкәмәсенә алып килделәр.

"Беренчедән, бер кешелек пикет рөхсәт ителә, икенчедән, мин Югары мәхкәмә бинасыннан ерак булмаган җирдә тордым, анда мәхкәмә җирләре башлана дигән тамга юк. Хәзер мине мәхкәмә территориясендә торган дип гаепләргә телиләр. Мин моның белән ризалашмыйм", диде Давлатов мәхкәмә утырышы алдыннан.

Активистлар шулай ук тоткарланып иреккә чыгарылган өлкән яшьтәге Осман Аблаев видеосын да социаль челтәрләргә куйды. Аблаев Русия эчке эшләр министрлыгының Кырымдагы идарәсе янында ялгыз пикет үткәрде.

Акмәчеттә хокук яклаучы Лиля Гемеджи да пикетчылар белән бергә тоткарланган иде. Гемеджи сүзләренчә, аннан сорау алмаганнар, ә адвокат Джемиль Темишев килгәч тә, азат иткәннәр. Кырымның Үзәк район бүлегенә китерелгән барлык пикетчылар да азат ителде, ди Гемеджи.

Украина-Хельсинки хокук яклау төркеме юристы Дарья Свиридова Серевер Караметовка теләктәшлек пикетына чыкканнарны Русия куәт оешмалары тоткарлау БМОның халыкара мәхкәмәсендә тикшерелергә тиеш дип белдерде.

Сервер Караметов
Сервер Караметов

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Русия җитәкчелегеннән Паркинсон авыруыннан интегүче 76 яшьлек Сервер Караметовны иреккә чыгаруны таләп итә. Караметов Акмәчеттә аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмәсе янында сәяси тоткын Ахтем Чийгозга һәм башка сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыккан өчен 10 тәүлеккә административ сак астына алынган иде.

9 август Акмәчетнең Железнодорожный районы мәхкәмәсе хөкемдары Караметовны полициянең "канунлы таләпләренә" буйсынмауда гаепле дип таныды. Сак астына алудан тыш Сервер Караметовка 10 мең сум күләмендә штраф түләтү карары да чыгарылган.

XS
SM
MD
LG