Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:05

13 август Киев үзәгендәге Бәйсезлек мәйданында "Ичкерия исән!" чарасы узды. Чарада 22х33 метр зурлыктагы Ичкерия милли байрагын тотып грузиннар, украиннар, кырымтатарлар, чеченнар катнашты.

Чарада Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров чыгыш ясап, "Безнең җиңәчәгебезгә шигебез юк. Русия таркалачак. Аның урынына чечен, башкорт, татар, удмурт халыкларының бәйсез илләре барлыкка киләчәк. Бу азат халыкларның дистәләрчә мондый байраклары җилфердәячәк. Алар азат халыкларның мөстәкыйль илләре булачак. Бу авыр көннәрдә мин чеченнарга, бер-берсен яклаган, бергә агрессорга каршы басып торган, бәйсезлекнең якты көненә бергә барган барлык украин гражданнарына рәхмәтләремне белдерәм", дип белдрде.

Ичкерия байрагын Украина президентының Киев полкы хәрбиләре җәелдерде
Ичкерия байрагын Украина президентының Киев полкы хәрбиләре җәелдерде

Чарада катнашучылар “Ичкерия исән!” дип җиңү Украина, Грузия, кырымтатарлар белән бергә яулап алыначак дигән фикерләр белдерделәр.

21 ел элек бу көнне чечен сугышчылары Ичкерия башкаласы Грозныйны Русия хәрбиләреннән азат итте. Киевта узган чара шул көнгә багышланган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG