Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 14:29

Екатеринбур шәһәрендә ике мәчетне сүтү карары чыгарылды. Азатлык татар мәчетләре тирәсендәге вазгыятьне тикшерде һәм хакимият фикерен белеште.

Екатеринбурда ике мәчетне сүтү карары чыгарылды. Берсен, түрәләр сүзләренчә, яңа трамвай юлы салуга комачаулаган өчен сүтсәләр, икенчесен мәчет төзелгән җир хокукый яктан тиешенчә теркәлмәгән булганга, имеш. Ягъни мәчет җире хосусый буларак күчерелмәгән һәм шул сәбәпле төзелешкә 30 миллион сум тирәсе тотылуга карамастан, шәһәр хакимияте аны боз аренасы төзелеше өчен тартып алмакчы икән.

Екатеринбур шәһәр хакимияте карары нигезендә Свердлау өлкәсенең Югары Пышма шәһәренә илтә торган трамвай юлы төзелү сәбәпле күп кенә биналар юк ителәчәк. Сүтеләчәк корылмалар исемлеге бар. Документта Екатеринбур шәһәренең Космонавтлар урамы, 182нче йорт адресында урнашкан бина телгә алына. Бу урында элек “Рәхмәт” мәчете эшли иде, әмма аның җитәкчесе Әмир Мозаффаровка җинаять эше ачып, биш елга шартлы хөкем карары чыгарып, мәчеттә тентүләр уздырып, нәтиҗәдә мәчетне Тәлгать Таҗетдиннең Үзәк диния нәзарәтенә тапшырдылар. Хәзер анда "Мирас" оешмасы урнашкан.

Әмир Мозаффаров
Әмир Мозаффаров

Мозаффаров әйтүенчә, аларга әлеге бина җимерек хәлдә бирелгән. Тәрәзәләре пыяласыз, түшәменнән су аккан, идәннәре кубарылып алынган бинадан мәчет ясау өчен 18 миллион сум акча киткән. Әле тирә-юнен рәткә китерү өчен дә шактый чыгымнар тотылган. Бу акчаларның барысын да мәхәллә халкы җыйган. Аерым алганда ул –Уралмаш бистәсендә яшәүче татарлар.

Мәчет бушлай кулланып тору килешүе нигезендә бирелгән, башта аның вакыты ике-өч ел саен озайтылган. Аннары “вакыт ягыннан чикләнмәгән” дип әйтәлгән, әмма, ни хикмәт, бинаны “гомерлеккә мөселманнарга тапшырырга” дигән кәгазь эзсез югалган.

Шәһәр хакимияте килешүне бер яклы өзде, бинаны тартып алды

"Әле һаман да архивта таба алмыйлар. Ахыр чиктә шәһәр хакимияте килешүне бер яклы өзде, бинаны тартып алды. Мәхкәмә вакытында бу килешү ни сәбәпле гамәлдән чыгарылуын төгәл аңлатучы булмады", дип сөйләде Мозаффаров Азатлыкка.

Нәркис Кәрамов
Нәркис Кәрамов

Инде язуыбызча, элекке мәчет Үзәк диния назәрәтенә тапшырылган. Алар анда "Мирас" үзәген ачкан. Ә ни өчен мәчет итеп калдырмаулары сорау тудыра. Таҗетдинга караган Свердлау өлкәсе мөселманнарының төбәк диния назәрәте рәисе Рәдиф хәзрәт Гыйндуллин Азатлыкка мәчетнең ябылу сәбәпләрен үзенчә аңлатты.

Төзү кагыйдәләре бозылганы ачыкланды. Тыелган әдәбият та табылган

"Чынлыкта бу бинаны мөселманнарга мәчет өчен дип түгел, мәдрәсә оештырырга биргәннәр иде. Мәчет хакимият белән килешмичә барлыкка килгән. Гыйбадәт залларын төзекләндергәндә төзү кагыйдәләре дә бозылганы ачыкланды. Тыелган әдәбият та табылган. Шуның аркасында Екатеринбур хакимияте "Рәхмәт" мәчете белән килешүне өзгән", ди ул. Гәрчә Мозаффаров әлеге бина мөселманнарга мәчет өчен бирелде ди.

Гыйндуллин сүзләренә караганда, бина Русия Үзәк диния назәрәте карамагына тапшырылгач, эшләр җайланып киткән.

"Без исә рухи агарту һәм физик яктан сәламәтләндерү, спорт юнәлешләрендә эшлибез. "Татар һәм башкорт халыкларының рухи нигезләре” дигән курс, ислам нигезләре, татар, башкорт телләре курслары, кул эшләре, милли чигү, түбәтәй тегү остаханәләре оештырып җибәрергә исәбебез бар. Мәктәпнең спорт залы да бар, аны төзекләндереп, мөселман татарлары өчен спорт белән шөгыльләнү урыны да ясамакчыбыз. Ватанпәрварлек клубы, “Канатлы туп” клубларын оештырачакбыз”, диде ул Азатлыкка.

Рәдиф хәзрәт шәһәр хакимиятенең бинаны сүтеп трамвай юлы салырга җыенуыннан проблем күрми.

"Нур-Усман" мәчете өлгесе
"Нур-Усман" мәчете өлгесе

"Хакимият безнең үзәк өчен икенче бина эзләячәк. Аларның да гөрләтеп эшләгән үзәкне югалтасылары килми, без аларга кадерле. Яңа бина төзерләрме, әллә булган берәр бинаны төзекләндереп бирерләрме – белмим", диде Рәдиф хәзрәт.

Екатеринбурда сүтеләсе икенче иман йорты – "Нур Усман". Ул – киләчәктә җәмигъ мәчете төзеләсе урында вакытлыча торгызылган бина. Аны 1 сентябрьгә кадәр юк итәргә дигән күрсәтмә бар. Шәһәр хакимияте мәчет җирен боз аренасы төзелешенә тапшырган. Свердлау өлкәсе Диния назәрәте (Урал мөхтәсибәте) идарә җитәкчесе Нәркис Кәрамов бу мәчет төзелешендә Татарстан акчасы да бар дип әйтә.

Мәчет урынына вакытлыча төзелгән бинада намаз укыйлар
Мәчет урынына вакытлыча төзелгән бинада намаз укыйлар

"2006 елда Свердлау өлкәсенең беренче губернаторы Эдуард Россель Екатеринбур шәһәре башлыгы белән берлектә бу җирне бүлеп бирде. Монда өч дин гыйбадәтханәсе төземәкчеләр иде – синагога, православ чиркәве һәм мәчет. 2007 елда тантаналы төстә мәчетнең нигезенә беренче таш салынды. Бина 2009 елда ШОС (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы) җыены узар алдыннан төзелеп бетергә тиеш иде. Монда четерекле мәсьәлә килеп чыкты – җир өлкәнеке түгел, федераль икәне ачыкланды. Төзелешкә акча бирәсе оешмалар – инвесторлар кача башлады. Ул вакытка инде проект-смета документлары эшләнгән иде. Җир әзер, бина салынасы урында котлован казылган, 170 субай кагылган. Боларга 26 миллион сум акча тотылган. Бу акча губернатор програмы фондлары аша бирелде. Эш туктап калды. 2008 елда исә икътисади кризис башланды.

Мәчет төзелешен оештыру турындагы 2007 елгы карар
Мәчет төзелешен оештыру турындагы 2007 елгы карар


2016 елда бу җир кисәге өлкә милке итеп теркәлде. Ә алар тотты да “Мәчет төземәдегез, шуңа җирне сездән алабыз” дип белдерде. Башта аны сатуга чыгардылар, аукцион игълан ителде. Ул узмады. Җирне боз аренасы төзелешенә бирергә булдылар. Шәһәр җитәкчелеге моны берьяклы карар белән эшләде. Җир хосусый булмагач, өлкә хакимиятнең бу рәвешле эш итәргә тулы хакы бар. Җирне "Свердлау өлкәсенең "Нур Усман" Җәмигъ мәчете” җирле төбәк мөселман оешмасына шәхси милек итеп бирмәделәр.

Чиркәү белән синагога төзелде, алар эшли. Ә мәчет һаман юк. Документлар нигезендә ул –“вакытлыча корылма”, “прораблар мәчете”. Бу бинаны мөселман халкы, мәчеткә йөрүчеләр үзләре төзеде. Анңы мәйданы 500 квадрат метр. Намазга якынча бер мең кеше килә. Мәхкәмә юлларын таптыйбыз. Бер мәхкәмәдә “Нур Усман” җиңде, икесендә – җиңелде. Соңгы чыгарылган карар – сүтәргә.

"Нур Усман"ны сүтү турындагы мәхкәмә карары
"Нур Усман"ны сүтү турындагы мәхкәмә карары

Бүгенге көндә безгә алмашка дүрт урын тәкъдим итәләр. Берсе – чүплек урыны, икечесе – сазлык. Тәкъдим ителгән өченче урын торак йортка якын, кешеләр мәчеткә каршы чыгарга мөмкин. Дүртенчесе исә шәһәр читендә. Анда трамвай гына йөри, тик бу вариантны без шулай да кире какмыйбыз әле", дип сөйләде Нәркис Кәрамов.

Мөфти Равил Гайнетдиннең Урал төбәгендәге урынбасары Артур Мөхетдинов Азатлыкка әйтүенчә, бу вакытлы бинаны төзүгә, документлар эшләүгә 30 меңнән артык акча кергән. Шуның 5 миллионы – Татарстан президенты акчасы.

Артур Мөхетдинов
Артур Мөхетдинов

Азатлык әлеге акчаларның мөселманнарга кире кайтару-кайтармавын сорап Свердлау өлкәсе хакимияте матбугат үзәгенә хат юллады. Хат җибәргәнгә 7-10 көн узгач та җавап килмәгәч, Азатлык оешмага шалтыратып җавапның кайчан булачагы белән кызыксынды. Үзәк җавапны атнакич көнне җибәрәчәген ышандырса да, ул булмады.

XS
SM
MD
LG