Башкортстаннан беренче төркем хаҗга китте
Башкортстаннан хаҗ кылучыларның беренче төркеме бүген Мәккәгә юлланды. Төркөмдәге 49 кешенең 45е хаҗга тәүге тапкыр бара. Быел республикадан барлыгы 600лап мөселман хаҗга барырга теләк белдергән. Хаҗиларны Башкортстан мөселманнары диния нәзараты вәкилләре һәм медицина хезмәткәрләре озатып йөриячәк. Беренче төркем хаҗ кылучылар арасында иң өлкәненә сиксән, иң яшенә - 17 яшь. Башкортстаннан оештырылган турның эконом варианты 115 мең сум, стандарт варианты 170 мең сум тора.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?