Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 09:00

"Яңа нәшрият" китапларын әлегә электрон форматта гына сатып алып булачак. Анда татар телендә җитди әдәбият, тәрҗемә әсәрләр урын алачак.

19 август "Печән базары" чарасында "Яңа нәшрият" дип аталган электрон нәшрият концепциясе игълан ителәчәк. Аны "Гыйлем" берләшмәсе авторы Айдар Шәйхин белән "Максат" проекты авторы Данил Әхмәтшин башлап җибәрәчәк. Алар Азатлыкка нәшрият концепциясен аңлатты.

"Яңа нәшрият" – исеме гади, әмма аның мәгънәсе дә бар. Ул яңалык кертәчәк. Без татар телендә җитди әдәбият, файдалы, шәхес буларак камилләшүгә багышланган китаплар чыгуын телибез. Шул исәптән, бизнес-әдәбият та кирәк", ди Данил Әхмәтшин. Аның сүзләренчә, башта сайтта тәрҗемә әдәбият кына булачак, алга таба хезмәтләрнең татар телендә дә язылуына өмет итә.

Әлегә "Яңа нәшрият" китапларның электрон форматын гына чыгарачак. Аларны сайттан алып булачак. "Беренче китап – данлыклы Сунь-Цзының "Сугыш сәнгате" трактаты. Бу әсәргә кимендә 2500 ел. Гасырлар буена аны Кытай гаскәриләре өйрәнгән һәм кулланган. Хәзер исә "Сугыш сәнгате" офис сәясәте өчен дә, бизнес өчен дә, дөньяның төрле ил хәрбиләре өчен дә кирәкле хезмәт. Шуңа да без аны тәрҗемә иттек", ди Шәйхин.

"Сугыш сәнгате" әсәреннән татарча өзекне Азатлык сәхифәсендә дә укып була. Азатлыкның "Тәрҗемәханә" шәлкемендә дөньякүләм популяр әсәрләр татарча тәкъдим ителә.

Финанс чыгымнарны ничек хәл итәргә телисез, дигән сорауга Шәйхин "әлегә бу проектка инвесторлар җәлеп итәргә телибез, һәркем татарларның беренче интеллектуаль нәшриятына үз өлешен кертә ала", ди.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG