Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия элемтә министрлыгы интернетта трафикны чикләүне контрольгә алырга тели


Канунга үзгәрешләр кертелсә, элемтә операторлары Русиядә дәүләт ресстрына кергән трафик алмашу нокталарын гына кулланырга мәҗбүр булачак.

Русия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы "Элемтә турында" канунга яңа үзгәрешләр өлгесен тәкъдим итте.

Министрлык Русиядә интернетның тотрыклыгын тәэмин итү өчен Дәүләт мәгълүмати челтәре кертелергә тиеш дип саный. Канунга үзгәрешләр кертелсә, элемтә операторлары Русиядә дәүләт ресстрына кергән трафик алмашу нокталарын гына кулланырга мәҗбүр булачак. Трафик алмашу нокталарында чит ил капиталы 20 проценттан артмаска тиеш. Чит ил капиталына кагылышылы әнә шуный канун 2016 елда Русия мәгълүмат чаралары өчен кертелгән иде инде.

Канун өлгесендә автоном систем, йә булмаса IP aдрес кулланган юридик затлар һәм эшмәкәрләр Дәүләт мәгълүмат челтәренә мәҗбүри тапшырырга тиеш мәгълүматлар исемлеге дә күрсәтелә.

Министрлык элеге үзгәрешләр Русия интернеты эшчәнлегенә чит илләрдән тыкшынуга киртә куя дип белдерә. Русия президенты Владимир Путин дәүләт файдасына "Элемтә турында" канунга үзгәрешләр кретергә кушкан иде.

XS
SM
MD
LG