Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:35

Шыгырданда "Мөслимә" дип аталачак әлеге яңа мәчет тулы бер комплексны тәшкил итеп, гыйбадәтханә янында имам йорты, аерым бинада тәһарәтханә һәм музей булачак.

Чуашстанның алты меңгә якын кеше яшәгән Шыгырдан авылында җиденче мәчет төзелә. Әлеге мәчет халык телендә "Рублевка" дип аталган яңа бистәдә урнашкан. "Рублевка"да 160 хуҗалыкның әле иллеләбендә генә яшиләр. Кирпеч, таштан салынган зур йортлар янындагы мәчет татарның авыл архитектурасына хас булган агачтан салына һәм быел ук ачылыр дип көтелә. Мәчетнең беренче каты таш блоклардан, калганы исә барсы да Чуашстан урманнарында үскән нарат һәм имәннән ясала.

"Мөслимә" дип аталачак әлеге яңа мәчет тулы бер комплексны тәшкил итәчәк. Мәчет янында имам йорты, аерым бинада тәһарәтханә һәм музей булачак. Музей бинасы булачак йорт хәзер мәчет янында тора. Ул 1906 елдан Шыгырдандагы "Кызыл мәчет" дип аталган гыйбадәтханәнең бер өлеше була.

Музей булачак бина
Музей булачак бина

Әлеге бина совет чорында авыл идарәсе булып тора. Аннары колхоз аны башка урынга күчерә һәм үз кирәк-яракларында куллана. 1993 елда бинаны колхоздан авылның икенче мәхәлләсе үзенә ала һәм аны сипләп, кечерәйтеп мәчет янына мәдрәсә итеп күтәреп куя. Ике дистә ел буе мәхәллә мәктәбе булып хезмәт иткән йөзъяшәр мәчет бинасы сипләнеп, төзекләндерелеп куелачак. Анда авылның мәхәллә-мәчетләре тарихына багышланган музей эшләячәкләр.

Мәчетнең бурасын Чуашстанның Алатыр районына караган, урман уртасында урнашкан Сойгино дип аталган чуаш авылы кешеләре бураган. Бүгенге көндә шул ук авыл осталары мәчетне күтәреп бетергән, хәзер эчке эшләрен башкаралар.

Әлеге мәчет урыны бистәдә җир кишәрлекләре бирелгән вакытта ук билгеләнеп калдырылган иде. Ул яңа төзелгән рәсми мәхәллә милке булып тора. Ярты чакрым ераклыкта гына тагын бер мәчет тә бар. Әмма, татар гадәтенчә, яңа бистә үз мәчет-мәхәлләсе белән яшәргә тиеш.

Яңа мәчетне Шыгырдан эшмәкәре Минсәит Күпкәнов шәхси акчасына төзетә. Авыл халкы да хәл ярдәм итеп тора.

Минсәит Күпкәнов (с), Чуашстан мөселманнары диния идарәсе рәисе Мансур Хәйбуллов
Минсәит Күпкәнов (с), Чуашстан мөселманнары диния идарәсе рәисе Мансур Хәйбуллов

Чуашстандагы кайбер татар авылларында яңа бистәләргә ят атамлар бирү гадәте бар. Мәсәлән, Урмай авылында бер яңа бистә "Париж" дип атала. Мондый атамалар ялан кырда сарайлар кебек яңа йортлар калкып чыгу белән дә бәйле. Шыгырдан "Рублевка"сында урамнарына 4 чакрымнан артык асфальт җәелгән, җәяүлеләр өчен дә сукмаклар салынган, су һәм газ торбалары тартылган.

"Рублевка" бистәсе проектында мәчет янында зур спорт мәйданчыгы, бассейнлы спорт-савыктыру үзәге төзү дә каралган. Шулай ук янәшәдә балалар мәйданчыгы да булыр дип көтелә.

"Рублевка" бистәсе күренеше
"Рублевка" бистәсе күренеше

Шыгырданда 1930нчы елларга кадәр 8 мәчет эшләп килә, тугызынчысы төзелеп килә. Совет чорында аларны дәүләт тартып ала. Бары тик 1946 елда, сугыштан кайткан солдатлар үтенече белән авылның ерак бер читендә урнашкан мәчет бинасын мөселманнарга бирәләр. Шул елда манара күтәрелә һәм ул мәчет 1989 елга кадәр республикадагы ике мәчетнең берсе булып тора. Мәчет бинасы 1996 елда янып китә. Бүген аның урынында таштан төзелгән мәчет эшләп килә. Авылдагы башка мәчетләр дә 1990нчы еллардан соң төзелгән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG